news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

“Өлкәннәр ихтыяҗларына игътибар, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт Татарстанда үткәрелеп килә торган социаль сәясәттә һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды һәм хәзер дә шулай”, - диелә тәбрикнамәдә

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

“Хөрмәтле пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Кадерле якташлар!

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә - күпьеллык фидакарь хезмәтегез, бик зур батырлык һәм сабырлыгыгыз, әхлакый идеалларга, хезмәтегезгә тугрылыгыгыз, рәхим-шәфкатегез һәм сүнмәс-сүрелмәс рухи көчегез өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен кабул итегез!

Сезнең һәркайсыгыз авыр тормыш юлы үткән кеше. Өлкән буынга Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары, сугыш аркасында хәрабә хәленә килгән илнең халык хуҗалыгын торгызу кебек бик күп авырлык-сынаулар туры килде. Нәкъ менә сез, тарихи традицияләрне һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклап, бүгенге Россиянең икътисади һәм мәдәни байлыгын булдырдыгыз.

Татарстанда миллионнан артык пенсионер яши. Сезнең күбегез, хөрмәтле ветераннар, гаять бай тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буынга тапшырып, әле һаман актив иҗтимагый тормыш алып бара. Безнең гомуми әхлакый һәм гражданлык бурычыбыз – ветераннарны имин, тыныч картлык, сыйфатлы социаль яклау һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү.

Өлкәннәр ихтыяҗларына игътибар, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт Татарстанда үткәрелеп килә торган социаль сәясәттә һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды һәм хәзер дә шулай. Соңгы елларда республикада сугыш һәм хезмәт ветераннарының матди хәлен ныгыту, тормыш сыйфатын яхшырту буенча чаралар тормышка ашырыла. Заманча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре челтәре киңәйтелде, эшләмәүче пенсионерларга социаль ярдәм буенча максатчан программа кабул ителде, иҗтимагый ветераннар оешмалары актив эшли. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренең кризиска каршы чаралар программасы нигезендә пенсияләр һәм пособиеләр күләме арттырылды. Күп эшләнде, әмма алда әле тагын да күбрәк эшлисе бар.

Кадерле ветераннар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтен һәм яратуын, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим!” - диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100