news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Халыкара Балаларны яклау көне балаларның күңелләрендә уелып калырлык булсын”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Халыкара Балаларны яклау көне балаларның күңелләрендә уелып калырлык булсын”

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Балачак шәһәре” дип исемләнгән концерт булды.

1 июнь — Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” фиркасенең Татарстандагы бүлек сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова һәм “Таттрансгаз” ААҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, катнашты.

Мәгълүм булганча, 1 июнь — Халыкара Балаларны яклау көне дөньяның 61 илендәге төрле төбәкләрендә билгеләп үтелә. Үзенең чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин әнә шуннан башлап җибәрде һәм залда утыручыларга ТР җитәкчелеге исеменнән сәламнәрен һәм котлауларын җиткерде.

“Республиканың иң дәрәҗәле концерт залына килүегез, бүгенге чарада катнашуыгыз белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм.

Быелгы ел аеруча үзенчәлекле, чөнки ТР Президенты тарафыннан ул “Хәйрия елы” дип игълан ителде. Шунлыктан, “Бердәм Россия” фиркасе белән берлектә, без үз алдыбызга Халыкара Балалар көнен истәлекле, күңелгә уелып калырлык итеп оештыруны максат итеп куйдык.

Билгеле булганча, тормышта, җәмгыятебездә төрле балалар бар. Шуңа да бүгенге көн ниндидер күңел ачу чаарсы гына түгел, ә бәлки аларга игътибар юнәлтү көне дә булсын иде.

Балачак — һәркем өчен дә иң кадерле чор. Ә бүгенге чор балаларының киләчәге матур, дип уйлыйм мин. Сезгә ак бәхетләр, матур киләчәк, укуыгызда уңышлар юлдаш булсын”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Залга җыелган балаларны шулай ук “Таттрансгаз” ААҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков та котлады.

“Бүген — иң матур, иң якты бәйрәмнәрнең берсе һәм ул төрле җирләрдә билгеләп үтелә. Уңышлар, имин көннәр, якты киләчәк сезгә”, - диде ул һәм мондый чаралардан “Газпром” ААҖнең дә читтә калмавын да әйтеп узды. Үзенең изге теләкләрен, тәрбикләүләрен балаларга Татьяна Ларионова да җиткерде.

Концертның тагын бер үзенчәлеге булып киноактриса Анастасия Заворотнюкның чыгышы булгандыр. Балаларга ул үзе төшкән “Няня” сериалындагы үзе башкарган Няня образы исеменнән: “Без, өлкәннәр өчен, иң куанычлысы — сезнең — балаларның шат елмаюы. Шуңа да, киләчәктә дә сезгә бүгенгедәй шатлык нуры балкыган матур, көләч йөз, якты көннәр телим”, - дип, теләкләрен юллады.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Ишкузина җитәкчелегендәге “Счастливое детство” балалар һәм “Кристалл” яшьләр бию төркемнәре, Мәскәүнең “Возрождение” балет студиясе, “Рефлекс” триосы, җырчы Николай Басков үзләренең кабатланмас чыгышлары белән бүгенге бәйрәмгә ямь өстәде.

“Балачак бәйрәме“ концертын уздыруда “Таттрансгаз” ААҖ зур ярдәм күрсәткән, ул шулай ук республика күләмендә узган чараларда да булышлык иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot