news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Халык белән очрашу кайбер мәсьәләләргә яңача карарга мөмкинлек тудыра”

Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, халык белән мондый аралашу формаларын яңартырга кирәк

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышында соңгы вакытта илдә һәм республикада барган вакыйгалар белән таныштырып үтте.

Ул бигрәк тә РФ Президенты Дмитрий Медведевнең Федераль Җыенга Юлламасыга зур игътибар бирде. ހДмитрий Медведев Юлламада икътисадны яңарту турында сүз алып барды. Президент куйган бурычлар көн үзәгендә тора. Хәзерге вакытта илнең кризистан соңгы дәвердәге үсеше һәм җитештерүчеләребезнең конкурентлыкка сәләтлелеген саклау хакында уйларга кирәк”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Мавринага Юлламада яңгыраган бурычларны тормышка ашыру уңаеннан чаралар планын эшләргә йөкләмә бирүен хәбәр итте. Татарстан парламенты башлыгы шулай ук Юллама белән бәйле рәвештә федераль законнарга үзгәрешләр кертүне көтүләрен белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук депутатларга халык белән очрашу, аларга илдәге һәм республикадагы вәзгыять турында мәгълүмат җиткерү зарурлыгын билгеләп үтте. Ул кичә республиканың Балтач районында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән берлектә халык белән очрашуларын, мондый чараларның җитәкчеләрне баетуын, кайбер мәсьәләләргә яңача карарга мөмкинлек тудыруын билгеләп үтте.

Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, халык белән мондый аралашу формаларын яңартырга кирәк. Республика районнары һәм шәһәрләре активы белән рәсми очрашулар оештыру халык өчен дә, җитәкчеләр өчен дә файдага гына булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100