news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Халык бүгенге хакимияткә һәм аның вәкилләренә ышана

Дәүләт Советы Рәисе халыкның мөрәҗәгате якын арада каралачагын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин: Халык бүгенге хакимияткә һәм аның вәкилләренә ышана
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда халык бүгенге хакимияткә һәм аның вәкилләренә ышана дип белдерде. Бу хакта ул Дәүләт Советында үткән Президиумда сөйләде.

“Сайлауларда хөкүмәтнең барлык институтлары да актив эш алып барды. Гомумән алганда, “Мой депутат” сервисына 8,5 мең мөрәҗәгать килгән. Бу – зур күрсәткеч. Татарстан Президенты кушуы буенча, мөрәҗәгатьләр бу көннәрдә каралачак һәм аның бер өлеше 2020 елдагы Татарстанның иҗтимагый-сәяси үсеш программасына кертеләчәк”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампанияләре уңышлы үтүен, барысы да яхшы оештырылганын билгеләп узды. “Барлык сәясәт партияләре диярлек югары активлык күрсәтте. “Бердәм Россия”, КПРФ партияләре әгъзалары Дәүләт Советында күбәйде. Бишенче чакырылышта булмаган бер мандатлы округларда яңа партияләрнең вәкилләре барлыкка килде”, - диде ул.

“Без 2030 стратегиясенә һәм республиканың барлык программаларына нигезләнәбез, алда безне бик зур һәм җаваплы эш көтә.”, - дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100