news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Хәтта кризис шартларында да бездә булдыклы, талантлы кешеләр күп”

ТР Дәүләт Советы Рәисе республика муниципаль районнары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар сериясен дәвам итә

(Казан, 1 октябрь, “Татар–информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика муниципаль районнары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган очрашулар сериясен дәвам итә. Кичә республика парламенты башлыгы Татарстанның Алабуга муниципаль районында чираттагы зона киңәшмәсе үткәрде.
Искәртеп узабыз, мондый очрашулар сентябрь ае дәвамында республиканың Зәй, Спас һәм Питрәч районнарында узды. Алабугада узган киңәшмәдә кабул итүче як вәкилләреннән тыш, Минзәлә, Мамадыш, Актаныш, Менделеевски, Түбән Кама, Әгерҗе һәм Тукай районнары муниципаль идарәчеләре катнашты.
Киңәшмәнең теоретик өлеше хуҗалык итүнең кече формалары объектлары белән танышуны үз эченә алды. Дәүләт Советы Рәисе һәм аны озатып йөрүчеләр, аерым алганда, Морт, Илмәт һәм Иске Юраш авылында яшәүчеләрнең хуҗалыкларында булды. Киңәшмәдә катнашучылар инициативалы авыл эшкуарларыннан үз эшләрендә очрый торган проблемалар, шәхси хуҗалыкларны үстерү перспективалары хакында сорашты. Авыл кешеләре алган 300–700 мең сум күләмендәге кредитлар аларга хуҗалыкны киңәйтергә, мөгезле эре терлек, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга мөмкинлек биргән.
Очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авыл кешеләренең хезмәт активлыгын арттыру бурычы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан өстенлекле бурыч буларак куелуы хакында искәртте. “Хәтта кризис шартларында да бездә булдыклы, талантлы кешеләр күп. Алар хуҗалык итүнең төрле алымнарын кулланып көндәшлеккә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә, – дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. – 20–30 сотый җире булган авыл кешесе эшсез кала алмый”. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклау һәм үстерү тулаем алганда авылдагы тормыш тәртибен сакларга да мөмкинлек бирә.
ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов “Агросәнәгать комплексын үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында” дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул кредитлар һәм грантлар бирү, лизинг программалары, конкурслар һәм авыл халкының актив өлешен стимуллаштыруның башка төрләрен дә кертеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә федераль һәм республика күләмендә ярдәм күрсәтүнең төрле формалары хакында сөйләде. Авыл җирлекләрендә мөгезле эре терлекнең баш саны буенча статистика мәгълүматлары, авыл кешеләренә кредит бирү күләме һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының докладында китерелгән башка характеристикалар авыл җирлеге башлыкларына үз эшләрендәге җитешмәгән якларны ачыкларга һәм өстенлекләр билгеләргә мөмкинлек бирде.
“Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукциянең бәясе 50 миллиард сум чамасы тәшкил итә. Безнең бурыч – әлеге күрсәткечне ике тапкыр арттыру, – дип ассызыклады М.Әхмәтов, авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Татарстанда уңышлы эшләүче фермер хуҗалыкларында йөзләгән уңай мисал бар, әмма бу республикабыз өчен бик тә аз. Кешеләр акрынлап күмәк хуҗалык психологиясеннән читләшә, һәм без аларга ярдәм итәргә – аңлату эшләре алып барырга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә булган мөмкинлекләр хакында сөйләргә тиеш”.
Район башлыгы Илшат Гафуров үз докладында Алабуга муниципаль районында шәхси хуҗалыкларны үстерү аспектлары хакында сөйләде. Төрле районнарның авыл җирлеге башлыклары да үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе 100 иң актив авыл җирлеге башлыгына 50 мең сум күләмендәге Хөкүмәт гранты тапшырылачагын искәртте. “Сез – халыкка иң якын кешеләр, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикабызда куелган бурычны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев һәм республика парламенты депутатлары катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100