Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хөкүмәтнең яшәрүе файдага гына булачак”
“Без уңышны закон чыгару һәм башкарма хакимиятләрнең, муниципаль берәмлекләрнең бергәләшеп эшләүләрендә күрәбез”, - дип белдерде спикер матбугат очрашуында
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистларның республиканың закон чыгару һәм башкарма хакимиятләрнең киләчәктәге бәйләнешләренә кагылышлы сорауларына җавап биреп: “Республикада хакимият бүленгән булуга карамастан, без уңышны закон чыгару һәм башкарма хакимиятләрнең, муниципаль берәмлекләрнең бергәләшеп эшләүләрендә күрәбез”, - дип белдерде.
“Бүгенге утырышта Татарстан Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатураларның хуплануы парламентның җаваплылыгы һәм тәкъдим ителгән кандидатураларның хәзерге икътисади шартларда кирәк булган параметрларга туры килүен аңлавы турында сөйли”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы Татарстан Хөкүмәтенең яшәрүен хуплавын белдерде һәм узган елда, эшкә яшь кадрларны җәлеп итү өчен, депутатлар корпусы составын яңарту һәм яшәртүләрен дә билгеләп үтте. “Хөкүмәтнең яшәрүе файдага гына булачак. Иң мөһиме – монда дәвамчанлык та саклана. Равил Моратов, Марат Әхмәтов, Зилә Вәлиева кебек элек эшләгән кадрлар үз урыннарында калды. Әзерлекле яңа кадрлар исә Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегенә көч һәм идеяләр алып килә ”, - дип аңлатып үтте спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз