Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗегә сәфәр кылды
Соңыннан кунаклар район “Безнең куллар аруны белми“ түгәрәгендә шөгыльләнүче осталарның кул эшләнмәләре күргәзмәсен карадылар.
(Әгерҗе, 21 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән Әгерҗегә килде, дип яза район газетасы.
Фәрит Мөхәммәтшин иң башта узган елның августында кулланылышка тапшырылган Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты.
300 урынга исәпләнгән мәдәният учагында тормыш кайный бүген. Биредә балалар өчен генә дә җиде түгәрәк эшли.
–Шушы микрорайонда яшәүче 150 бала бию, җыр, гамәли-сәнгать, шахмат-шашка түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Без кече яшьтәге балаларның да, мәктәп укучыларының да сәләтләрен үстерү өчен тырышабыз, – дип клубның эшчәнлеге белән таныштырды мөдир Дилә Шәйхетдинова.
Өлкәннәр дә “Мәдәният йорты сафка баскач икенче сулышыбыз ачылды“, диләр. Биредә алар атнага ике тапкыр кул эшләре һәм иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр.
–Моңа кадәр җыелып сөйләшер урын да юк иде. Ә хәзер, әнә, атнаның һәр көнендә диярлек очрашабыз, – ди иҗат түгәрәге җитәкчесе Роза Насыйкова.
Ә районыбызның данлыклы “Мирас“ ветераннар ансамбле Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Валерий Макаровны гармун моңнарына кушылып җырлап каршы алдылар.
–Заводская урамында яшәүчеләр гомер-гомергә үзләрен үги итеп сизделәр. Республика программасы буенча заманча Мәдәният йорты төзелгәч, тормыш җанланды биредә. Үзебез дә әлеге клубка бик рәхәтләнеп киләбез, бергәләп күңел ачабыз, концертларга әзерләнәбез. Үз казаныбызда гына кайнамыйбыз, республика чараларында да актив катнашабыз, – диде ансамбль җитәкчесе Рәмзилә Шакирова.
Фәрит Мөхәммәтшин өлкән яшьтә дә актив тормыш алып баручы ветераннарыбызга, аларның күз явын алырлык сәхнә костюмнарына соклануын белдерде.
–Сездә әле дәрт ташып тора. Әнә шулай, яшьләр көнләшерлек итеп янып-көеп эшләгез, – диде ул.
Соңыннан кунаклар район Мәдәният сарае каршында Эльвира Вәлиева җитәкчелегендәге “Безнең куллар аруны белми“ түгәрәгендә шөгыльләнүче осталарның кул эшләнмәләре күргәзмәсен карадылар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз