news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Галимнәребез, сез безне фәнни яктан туендырып торыгыз

Казанда “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” халыкара фәнни-гамәли конференциясе тәмамланды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда бүген “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән ике көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция тәмамланды. Аның йомгаклау утырышын Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Ул, конференцияне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, форум секцияләрендә Россия Федерациясе субъектларының чит ил партнерлары белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенең әһәмиятле аспектлары каралуын ассызыклады. “Безнең Президентның кайсы да булса илгә бармаган, үз республикасы мөмкинлекләрен, икътисадын тәкъдим итмәгән атнасы юк диярлек. Инвестицияләр җәлеп итү ягыннан Татарстан да Татарстан диләр. Аллага шөкер, безнең җәлеп итәрлек базабыз бар. Ул безнең ата-бабаларыбыздан калган. Иң мөһиме – без аны югалтып бетермәдек, без аны үстерәбез. Без икътисадыбызга яңа технологияләр кертәбез. Без төрле регионнарда үзебезнең тулы вәкаләтле вәкиллекләребезне, сәүдә вәкиллекләребезне ачабыз, инвесторларны кызыктырабыз, дөньякүләм танылган брендлар безнең белән эшлиләр”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Әлеге конференциянең фәнни өлеше, галимнәребез, сезнең карамакта. Сез безне фәнни яктан туендырып торыгыз. Без юлны тоемлап барырбыз да ул, әмма фәнни ягын кайгырту зур әһәмияткә ия”, - дип фән эшлеклеләренә мөрәҗәгать белән дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин һәм сүзне конференция секцияләрен алып барган модераторларга бирде.

Конфереция кысаларында "Түгәрәк өстәл" утырышларын алып барган модераторлар үз эшләренә нәтиҗә ясадылар. Фикер алышудагы проблемалы һәм уңышлы урыннарын күрсәтеп уздылар. “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында секцияләрне Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Василий Лихачев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Алгарыш” Ассоциациясе Президенты, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев алып барды.

Фәнни-гамәли конференцияне йомгаклап, Фәрит Мөхәммәтшин резолюция кабул итүне кичектереп торырга тәкъдим итте. Ул резолюция текстын системалаштырырга кирәклегенә, әһәмияте ягыннан хронологиясенә игътибар ителәчәгенә басым ясады.

Оештыручылар конференциянең дәвамлы булачагын килештерделәр, әмма нинди ешлыкта уздырылачагы турында төгәл карарга киленмәде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100