news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин гаиләнең абруен күтәрү өчен «брак» сүзен алмаштырырга тәкъдим итте

«Безгә буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрне сакларга кирәк», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гаилә институты абруен күтәрү һәм ныгыту өчен «брак» сүзен «союз»га алмаштырырга тәкъдим итте.

«Мин статусны күтәрү, җәмгыятьтә гаилә җаваплылыгы белән бәйле сәясәтнең тарафдары булып калам. Сез, беренче чиратта, гаилә берлеге төзегән кешеләр арасында гаилә абруен күтәрү өчен җаваплы. Ни өчен мин гаилә берлеге дип әйтәм, чөнки „брак“ сүзен кабул итә алмыйм. Рус теле бай. Гаилә кору кебек ниндидер яхшы сүз табарга мөмкин түгелмени?» — диде Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышында.

Аның фикеренчә, гаилә корган кешеләр үз карары өчен җаваплылык тоярга тиеш. «Әйдәгез, бу сүзне эзлибез. Бәлки, федераль үзәккә мөрәҗәгать итәрбез. Без „брак“ корырга тиеш түгел, ә калган гомергә нык бергәлек, гаилә төзергә тиеш», — диде парламент җитәкчесе.

Мөхәммәтшин шулай ук Татарстанның цифрлаштыруга, хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. «Әлбәттә, заман белән бергә атларга кирәк. Суперсервис һәм актив режим турында күп тапкырлар телгә алынды. Әмма минем өйләнешү тантанасы әле тиз генә цифрлы форматка күчмәс дигән өметем кала», — дип өстәде ул.

«Кияү кайдадыр Камчаткада, кәләш Калининградта, ә ЗАГС хезмәткәрләре „Казан“ гаилә үзәгендә аларның никахларын терки: „Котлыйм, шәхси кабинетларыгызга сезнең ир һәм хатын булуыгыз турында электрон өземтә җибәрелде“. Цифрлаштыру, мәгълүматның оперативлыгы, документаль рәсмиләштерү төгәллеге кирәк. Әмма бу тантаналар безне зур тормышка әзерли, алар һичшиксез үзара очрашып узарга тиеш,» — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Пандемия, әлбәттә, бу өлкәдә мөмкинлекләрне нык какшатты, әмма безгә буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрне сакларга кирәк, дип йомгаклады Дәүләт Советы Рәисе.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган елда рәсми теркәлгән гаиләләр саны 27 процентка арткан.

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/farid-muxametsin-predlozil-zamenit-slovo-brak-na-soyuz-dlya-podnyatiya-avtoriteta-semi-5852729

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100