Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Федерация советы каршындагы Закон чыгаручылар советы эшендә катнаша
Ул ФС комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы белән халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Закон чыгаручылар советы комиссиясе утырышын уздырды
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 20-22 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Федерация советы каршындагы Закон чыгаручылар советы чарасында катнаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге .
Татарстан парламенты җитәкчесе Федерация советы комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Владимир Джабаров белән халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Закон чыгаручылар советы комиссиясе утырышын үткәрде. Анда федерация субъектларының закон органнары хезмәттәшлеге тәҗрибсен уртаклашу, Таможня берлеге кысаларында Россия, Белоруссия һәм Казакъстан законнары гармонизациясенең перспектив юнәлешләре, шулай ук чит илдәге ватандашларга карата төбәк дәрәҗәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә кую турында фикер алыштылар.
Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия әгъзалары 2014 елда эш нәтиҗәләре һәм киләсе чорга планнар буенча фикер алышты. ТР Дәүләт Советы Рәисе комиссия эшчәнлеге кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләре турындагы докладында Татарстанның ислам бизнесы һәм финанслар линиясе буенча үткәрелгән халыкара дискуссияләр үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде.
Бүген Ф.Мөхәммәтшин М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында Закон чыгаручылар советының Россиядә дәүләт миграция сәясәтен гамәлгә куюга багышланган утырышында катнаша.
20-22 ноябрьдә Татарстан парламенты җитәкчесе дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренә багышланган семинарда катнаша.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз