news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының РФтагы Программа офисы җитәкчесе Петр Зих белән очрашты

Петр Зих соңгы вакытта Европа Советының үзара элемтәләрне киңәйтүгә аерым игътибар бирүен билгеләп үтте

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан парламенты башлыгы, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Россия Федерациясендәге Программа офисы җитәкчесе Петр Зих белән очрашты. Кунак Казанга Европа Советы һәм Евросоюз проекты буенча уздырыла торган “Россия Федерациясендә эшкуарларның хокукларын коррупция очракларыннан яклау” дип аталган семинарда катнашу өчен килгән. 

Очрашу барышында күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Әмма әңгәмә нигездә Европа институтлары арасында тыгыз элемтәләр урнаштыру, Казанда муниципаль хезмәткәрләрне «Электрон Университет» программасы буенча укыту проектын гамәлгә ашыру хакында барды.

Петр Зих соңгы вакытта Европа Советының үзара элемтәләрне киңәйтүгә аерым игътибар бирүен билгеләп үтте. «Европа Советы – Россиянең Европадагы төп партнеры, аның мәйданында күп кенә проектларны гамәлгә ашыра», - диде ул һәм киләчәктә үзара багланышларның артасына өмет белдерде. 

Фәрит Мөхәммәтшин мәртәбәле кунакка Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Страсбурга 2 февральдә узачак чираттагы бюро утырышында катнашачагын әйтте. Ул, шактый катлаулы сәяси вәзгыятъкә карамастан, Европа Советы мәйданында әңгәмәне дәвам итү зарурлыгына басым ясады, дип белдерә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100