news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнашу өчен Страсбургка килде

Конгрессның XXVII сессиясенең максаты - Ауропа төбәкләре һәм шәһәрләрендә яшьләрнең хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе - Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конгрессның XXVII сессиясендә катнашу өчен Страсбургка килде.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында үзе җитәкләгән Актуаль мәсьәләләр комитеты эшчәнлеге, аерым алганда, агымдагы елның 11 июнендә узган утырыш нәтиҗәләре хакында сөйләргә җыена. Комитет конгрессның көн тәртибенә  төбәк ММЧларының турыдан-туры демократия төзүдәге роле, мөмкинлекләре чикләнгән кеше хокукларын үстерү, мәдәниара белем бирү һәм коммуникация стратегияләре аша күптөрлелекне кабул итүдәге үзгәрешләр турында өч доклад керткән.

Конгрессның XXVII сессиясенең максаты -  Ауропа төбәкләре һәм шәһәрләрендә яшьләрнең хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү. Көн тәртибенә Европа Советы дәүләтләрендә төбәк һәм муниципаль хакимиятне алга таба демократлаштыруның җитди мәсьәләләре кертелгән. Моннан тыш, конгресс сессиясендә аның җитәкчеләре дә яңадан сайланачак.

Әйтеп узарга кирәк, 15 октябрьгә Актуаль мәсьәләләр комитетының утырышы планлаштырылган, анда Европа Советы дәүләтләренең яшьләр структуралары активистлары һәм вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге .        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100