Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнаша
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының мактаулы әгъзасы санала.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре сессиясендә катнашу өчен эш сәфәре белән Страсбургка килде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Конгресс һәм аның палаталары утырышларында парламентарийлар төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә демократияне үстерү, дәүләт хакимияте органнарының мәгълүмати ачыклыгы һәм гражданнарны карарлар кабул итү процессына һәрьяклап җәлеп итү мәсьәләләре хакында фикер алышырга ниятли», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының утыз алтынчы сессиясе 2-4 апрельдә узачак. Сессия утырышларында катнашудан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Европадагы коллегалары белән кайбер очрашулар да үткәрер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз