Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Бюросы утырышында чыгыш ясады
Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге комитет эшчәнлегенә югары бәя бирелде
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Брюссельнең Эгмонт сараенда үткәрелгән Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Бюросы утырышында әлеге конгрессның актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин доклад белән чыгыш ясады. Чыгышында ул үзе җитәкчелек иткән комитетның 15 октябрьдә Страсбургта узган утырышы төп нәтиҗәләре белән таныштырды.
Европа Советында Бельгия рәислеге исеменнән Бюро әгъзаларын Брюссель Хөкүмәте министр-президенты Руди Вервут әфәнде сәламләде. Ул җирле һәм төбәкләрдәге хакимиятләрнең тыгыз һәм конструктив багланышта эшләве мөһимлегенә аерым басым ясады. “Халык белән турыдан-туры диалог булдыру, кабул ителгән карарларның тормышка ашырылуын һәрдаим анализлап тору гына кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерүгә булыша”, - диде Брюссель хөкүмәте җитәкчесе.
Татарстан парламенты рәисе Европа Советындагы хезмәттәшләрен Конгрессның октябрь аенда узган XXVII сессиясе вакытында актуаль мәсьәләләр буенча комитетның рәисен сайлау процедурасы белән таныштырды.
Исегезгә төшерәбез: әлеге сайлаулар вакытында Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының җитәкчелек составы тулысынча диярлек яңартылды. Комитет җитәкчеләре арасында Россия төбәкләре ихтыяҗларын яклаучы Фәрит Мөхәммәтшин генә альтернатив нигездә икенче срокка сайланды.
Конгресс Бюросы утырышында Татарстан парламенты Рәисе комитетның гражданлык җәмгыяте институтлары партнерлыгына, халык сайлап куйган демократия институтлары эшчәнлегенә яшьләрне җәлеп итүгә, шулай ук хатын-кызларның җирле һәм төбәк дәрәҗәсендәге иҗтимагый тормышта катнашуына багышланган докладлар өстендә эшләү хакында чыгыш ясады. Фәрит Мөхәммәтшин үзе җитәкчелек иткән комитетның яшьләр белән эшчәнлеген арттырырга - Конгресс эшчәнлегенә яшьләр оешмаларының активистларын җәлеп итәргә ниятләвен белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе докладының төп положениеләрен ноябрь ахырында Мәскәүдә РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Тышкы эшләр министрлыгы Үзәк аппараты җитәкчелеге белән узган очрашулар һәм консультацияләрне исәпкә алып билгеләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.
Конгресс Бюросы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге актуаль мәсьәләләр буенча комитет эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Регламент буенча, бюро әгъзалары яңа ике доклад темасын билгеләде, алар белән 2015 елның март аенда чыгыш ясала. Алар кырыс экономияләү һәм финанс-икътисади кризис шартларында хатын-кызлар арасында ярлылык артуга каршы көрәшкә һәм балаларның хокукларын яклауга багышлана.
Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Бюросы утырышында да катнашты. Көн азагында утырышта европарламентёрларның Украинадагы эшчәнлегенә һәм Грузиядәге низагка багышланган докладлар белән чыгышлар ясалды, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз