news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының пленар сессиясендә катнашты

Анда конгрессның Европа Советының күршелек сәясәтенә керткән өлеше хакында сүз барды

 (Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләренең XXVII конгрессында катнашуын дәвам итә. Бүген анда пленар сессия уза, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Утырышта конгрессның Европа Советының күршелек сәясәтенә керткән өлеше, демократиянең Бельгиядә тоткан урыны һ.б. сораулар карала. Пленар утырыш барышында, Украина буенча дебатлар да узды, анда Россия һәм Украина делегатлары катнашты.

Искәртеп узабыз, кичә Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе итеп яңадан сайланды. Сайлаулар бик киеренке узды. Фәрит Мөхәммәтшинның оппоненты Бөекбритания вәкиле — Лондон ассамблеясы әгъзасы Эндрю Бофф иде. Аның өчен комитетның 25 вәкиле тавыш бирде. Татарстан Парламенты җитәкчесе исә 27 тавыш җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100