news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Берлегенең җирле һәм төбәк Конгрессы сессиясендә катнаша

Дәүләт Советы рәисе француз шәһәре Страсбургка эшлекле сәфәр кылды.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән француз шәһәре Страсбургка килде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин биредә Европа Берлегенең җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессының ХХХII сессиясендә катнаша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot