news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: "Этникара киеренкелек рейтингларын төзүнең бердәм методикасы булу зарур"

Чыгышының башында ул ТР парламенты башлыгы РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконы яңадан сайлануы белән котлады.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылары советы һәм Федерация советы Рәисе каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән элемтә буенча Консультатив советы президиумының уртак утырышында чыгыш ясады. Утырыш 2025 елга кадәр РФ субъектларында Россия Федерациясенең дәүләт илкүләм сәясәте стратегиясен тормышка ашыру турында фикерләшүгә багышланган иде.

Чыгышының башында Татарстан парламенты башлыгы РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконы яңадан сайлануы белән котлады. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, Татарстанда даими үткәрелә торган маниторинг тикшеренүләре республика халкының күпчелеге милләтара хәлләрне "тыныч һәм тотрыклы" дип бәяли. Шул ук вакытта массакүләм коммуникация чараларында вакыт-вакыт шикле этникара киеренкелек рейтинглары пәйда була.

Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, Россия төбәкләрендә киеренкелек дәрәҗәсен бәяләү буенча объектив рейтинглар төзү һәм сыйфатлы социологик тикшеренүләр үткәрү өчен, төбәкнең үзенчәлеген истә тоткан критерийларның ачык исемлеге белән анык методика кирәк. "Бердәм индикаторлар эзләү процессына Фәннәр академиясенең структур бүлекчәләрен кертеп булыр иде", - дип ассызыклады ул.

Татарстан Дәүләт Советы спикеры миграция темасына да кагылып узды. Дәүләт чикләре ачык вакытта хезмәт мигрантларын активрак җәлеп итәргә кирәк, диде ул. Ул 2013 елда Казанда җәйге Универсиадага әзерлек барышындагы уңышларны мисал итеп китерде. Ул чакта татарстанлыларга якын чит илләрдән килгән эшчеләр нык булышты.

Татарстан парламенты башлыгы Россия халыклары ассамблеясына һәм аның структур бүлекчәләренә яңа статус биреп, законнар ярдәмендә булышырга өндәде. "Россия Халыклары ассамблеясына дәүләти статус һәм закон чыгару хокукы бирү максатка ярашлы булыр иде, ул бүген хөкүмәтнеке булмаган оешма рәвешендә көн күрә, аңа булышырлык законнар да юк, сәяси көче дә җитәрлек түгел", - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.

Уртак утырышта Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да чыгыш ясады. Аның фикеренчә, Россия халыклары өчен уртак әхлакый байлык, мәдәният, тел, тарихи истәлекләрне бергә туплау - "җәмгыять һәм дәүләт үсеше өчен бик зур потенциал".

Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин утырыш темасына хакимият һәм җәмгыятьнең төрле дәрәҗәләрендә аерым игътибар бирелүгә игътибар юнәлтте. "Россиянең көндәшлеккә сәләтлелегенең тарихи факторлары - мәдәниятара гармония, милләтара дуслык һәм илебез халыклары телләренә һәм дини традицияләренә хөрмәт белән карауда", - дип белдерде ул.

Чарада шулай ук РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, РФ мәдәният министры Владимир Мединский, төп конфессияләр вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фотосурәт http://council.gov.ru сайтыннан алынды.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100