news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Кукмара һәм Балтач районнарында булды

Парламент спикеры яңа инфраструктур объектларны күздән кичереп, район активы белән очрашты

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Кукмара һәм Балтач районнарында булып, яңа инфраструктур объектларны күздән кичереп, район активы белән очрашты.

Иртән Пчеловод авылында Кукмара районында җитештерелгән продукция күргәзмәсе ачылды, алар арасында бал, икмәк-күмәч продукциясе, полимерлы-комлы люклар, тротуар брусчаткасы, металл коеп ясалган капкалар, теплица һәм танылу алган Кукмара киез итекләре куелган иде. Тиздән биредә сэндвич-панельләр эшләп чыгару буенча яңа завод ачылачак, төзелешкә инвестицияләр күләме – 100 млн. сумга якын.

Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә Фәрит Мөхәммәтшин 260 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзелешенә символик нигез ташы салу тантанасында катнашты, янәшәдәге 140 урынга исәпләнгән аз комплектлы “Солнышко” балалар бакчасында булды. Соңгысы исә быел сентябрьдә ачылыр дип ниятләнә.

Олы Кукмара саласында Фәрит Мөхәммәтшин күп функцияле үзәк ачылышында катнашты: анда авыл клубы, китапханә, фельдшерлык-акушерлык пункты урнашкан. Шунда ук район активы белән очрашу уздырылды.

Балтач районының Таузар авылында бүген күп функцияле үзәк ачылды. Ул исә авыл клубын, фельдшерлык-акушерлык пунктын, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасын бер түбә астына алган.

Аз комплектлы мәктәпләрне саклап калуны яклап ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов актив чыгышлар ясаган иде. Парламентның 2011 елның 29 декабрендә узган сессиясендә ул, республикада оптимальләштерү процессында авыл мәктәпләре ябыла, дип чаң какты. Ул чакта сессиядә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шунда ук, бу карар якын арада яңадан каралачак – нибары бер генә бала йөрсә дә, авылларда башлангыч мәктәпләр калачак, диде.

Күп функцияле үзәк ишегалдында депутат үз акчасына Икенче бөтендөнья сугышында катнашканнарга багышланган мемориаль стела куйдырткан. Анда исә фронтка китүчеләр, әйләнеп кайтмаучыларның гына түгел, шулай ук толлар һәм ул сугышның ятимнәре исемнәре дә теркәлгән.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәшин журналистлар белән әңгәмәләшкәндә билгеләп үткәнчә, Азат Зыятдинов мисалы парламентарийларның битараф булмавын күрсәтә. “Депутат, аз комплектлы мәктәпләрне япмаска инандырып, барысын да үз ягына аударды, шул исәптән Татарстан Республикасы Президентын да. Бу кеше үз алдына шундый максат куйган – үзенең туган авылына мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү өчен, гомер беткәнче барысын да эшләргә”, - диде парламент спикеры.

Соңрак Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

Кукмарада район активы белән очрашу барышында һәм Балтачта халык җыенында сөйләшкәндә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты Владимир Путинның Татарстанның үсеш темпларына югары бәя бирүен искәртте. “Алга таба безнең планнар зурдан, алар арасында җитештерүнең төп тармакларын, әйтик, нефть суырту һәм эшкәртү, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәләрен һәм, шулай ук, сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү, - дип, үзебезнең җитештерү мәйданнарын арттыру заруриятенә ишарәләде. – Безнең үзебезнең продуктлар, чит илләрнекенә караганда, сыйфат ягыннан яхшырак, тик без аларны матур итеп тәкъдим итә генә белмибез, каплары белән оттырабыз”.

Парламент башлыгы искәртеп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада халыктан тәкъдим-теләкләр җыю буенча “Халык җыеннары” проекты гамәлгә ашырыла, алар исә “Единая Россия” партиясенең программасына кертеләчәк.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100