news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Тукай районында орлык заводында булды һәм оешма хезмәткәрләре белән аралашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). "Югары сыйфатлы орлыклар белән Татарстанның барлык районнарын тәэмин итәргә, продукция белән республикадан читкә дә чыгарга кирәк". Әлеге бурычлар турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районында орлык заводында булганда әйтте. Бу хакта Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Элиталы орлык фондыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый”, - дип билгеләп үтте ул предприятие хезмәткәрләре белән аралашканда.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Тукай районына эшлекле сәфәр вакытында орлык заводында булганнан соң, ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән аралашты, җирле җитештерүчеләр ярминкәсе белән танышты, районның хисап сессиясендә катнашты.

Новотроицкидагы орлык заводы бүгенге көннән башлап җәмәгать эшлеклесе Йолдыз Кормашев исемен йөртәчәк. Биредә инде алты ел дәвамында бодай, арпа, борчак, люпин, рапс һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары җитештерелә. Предприятие тәүлегенә 600 тонна орлык эшкәртергә сәләтле һәм ул “завод – басу”принцибында эшли. Җитештерүдән тыш, заводның 27 мең гектарда үзенең орлык сынау басулары бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100