news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Элеккеге белем бирү системасыннан нәтиҗәле әйберләрне алырга оялабыз

Парламент җитәкчесе әти-әниләр һәм балалар, укучылар һәм укытучылар арасында килеп чыккан каршылыкларга игътибар юнәлтергә өндәде.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт советында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Аның докладыннан соң депутатлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин да үз фикерен җиткерде.

“Мәктәпнең белем бирү буенча гына хезмәт күрсәтмәвен министрлык аңлады. Мәктәп тагын бер зур роль уйный — ул тәрбия бирә. Укытучы авылда да, шәһәрдә дә үзенең яшәү рәвеше, сөйләшүе, эшләре белән үрнәк булган”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук укучылар һәм укытучылар арасында булган каршылыкларга да тукталды. “Мин катнашкан кайбер җыелышларда әйтүләренчә, мондый каршылыклар күбрәк өлкән сыйныфларда укучылар белән килеп чыга. Әмма 1-2 сыйныф укучылары арасында да укытучы сәясәтенә каршы килү очраклары бар”, - диде ул һәм министрга әлеге мәсьәләне игътибарга алырга сорады.

“Депутатларның барысы да мәгариф мәсьәләләренең кичә дә, бүген дә, иң мөһиме киләчәктә дә булуын яхшы аңлый. Бу өлкәдә борчылулар бар. Никтер без моңа кадәр булган белем бирү системасыннан нәтиҗә биргән әйберләрне, яңартып, алырга оялабыз”, - дигән фикер җиткерде парламент җитәкчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100