news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин "Ел студенты" Гран-при иясен игълан итте

Татарстанда 2016 елның иң яхшы студенты КФУда укый.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Алинә Минневәлиева). Бүген Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган "Ел студенты" республика конкурсында елның иң яхшы студенты дип Казан федераль (Идел буе) университеты студенты Нәфис Сираҗетдинов табылды.

Гран-при иясен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте. Ул бу җиңү Нәфискә дөньяның теләсә кайсы вузында укырга мөмкинлек биргәнлеген билгеләп үтте.

"Мин Татарстанның иң уңышлы студентларын сәламләү хокукына ия булдым. Республикада 28 вуз һәм югары уку йортларының 23 филиалы эшли. Аларда 150 мең студент укый. Республика хакимияте дә сезнең үсешкә үз өлешен кертә, чөнки кеше капиталын үстерү дәүләткә файдага икәнлеген аңлый. Бары тик сезнең белән генә без зур чараларны тормышка ашыра алабыз", - дип белдерде тантанада Фәрит Мөхәммәтшин.

Төп бүләктән кала, "Ел студенты" җиңүчесенә диплом, статуэтка, махсус жилет һәм IPhone 6S тапшырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100