news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «ЭКОлидер» бәйгесе җиңүчеләрен котлады

«Экологияне саклау — һәр кешенең бурычы», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин «ЭКОлидер» бәйгесе җиңүчеләрен котлады
Михаил Захаров

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «ЭКОлидер -2019» бәйгесе җиңүчеләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Ул бәйге җиңүчеләрен - сәламәт яшәү рәвешен һәм республика экологиясен саклауда өлеш керткән һәркемне котлады. Аларга киләчәктә уңышлар теләде.

«Экология мәсьәләләре кешеләр тормышында да, дәүләт өчен дә елдан-ел, гасырдан-гасырга тагын да әһәмиятлерәк була бара. Соңгы елларда Татарстанда экологиягә технологик яктан зур игътибар бирелә. Бу калдыкларны утилизацияләү, сулыкларны, урманнарны, саф һаваны саклау», — диде Мөхәммәтшин.

Президентның карарлары ярдәмендә безнең илдә экология мәсьәләләрен чишү, кешеләрнең яшәү мохитен яхшырту өчен 2024 елга кадәр триллионнарча акча бүлеп бирелә. 2019 елда Татарстан Республикасы «Экология» проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды. Быел республикага 1 миллион чамасы федераль акчалар бүленде, алар киләсе елга күчә һәм рациональ файдаланылачак.

«Татарстан елгаларга, күлләргә, урманнарга бай төбәк, бу байлык игътибар һәм хөрмәт таләп итә. Бу — калдыкларны эшкәртү, моның өчен шартлар булдыру. Экологияне саклау — бер министрлыкның гына түгел, Хөкүмәтнең дә, һәр кешенең дә бурычы», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе корреспонденты Наталья Рыбакова «ЭКОлидер» ХVI республика конкурсында «Электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы» номинациясендә җиңүче булды.



Галерея: Награждение победителей республиканского конкурса "ЭКОлидер"

«ЭКОлидер» республика конкурсы Татарстан территориясендә табигатьне рациональ файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүне тәэмин итүче шәхси эшмәкәрләрне, җирле үзидарә органнарын, мәгариф оешмаларын, иҗтимагый берләшмәләрне, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм аерым кешеләрне бүләкләү һәм стимуллаштыру максатларында уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100