Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Зайцевка Татарстанда илкүләм проектлар турында сөйләде
Россия Хисап палатасы аудиторы Казанга контроль-хисап органнары илкүләм проектлар мониторингын кертү буенча стратегик сессиядә катнашу өчен килде.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хисап палатасы аудиторы Дмитрий Зайцев белән очрашты. Парламент башлыгы республикада милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сез күп регионнар, шул исәптән Татарстан өчен дә бик мөһим булган милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсен карыйсыз. Без бу масштаблы эшкә актив керештек, милли проектлар буенча федераль үзәк белән генә түгел, ә республика халкы белән дә фикер алыштык», – диде Татарстан парламенты башлыгы Зайцевка.
Ул Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча төбәк бүлегенең эш төркеме булдырылганлыгын өстәп әйтте.
Татарстанда 2019-2021 елларда милли проектларны гамәлгә ашыруга 54,3 млрд сум юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан – 35,5 млрд сум, республика бюджетыннан - 18,8 млрд сум була.
Дмитрий Зайцев Казанга төбәкләрдә контроль-хисап органнары тарафыннан илкүләм проектларны мониторинглау системасын гамәлгә кертү буенча стратегик сессиядә катнашу өчен килде. Россиянең 16 регионы катнашында стратегик сессия 19 ноябрьдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз