news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» командасын Россия кубогында җиңүе белән котлады

Казан командасы клуб тарихында алтынчы тапкыр Россия кубогын яулады.

Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» командасын Россия кубогында җиңүе белән котлады
Михаил Захаров

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 21 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинны «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасының тренерлар штабына һәм җитәкчеләренә Россия кубогында җиңү уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан командасы финалда Мәскәүнең «Динамо» волейболчыларын җиңде. Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо — Ак Барс» клубы директоры Сергей Чернышевка һәм баш тренер Ришат Гыйлаҗетдиновка юллаган телеграммада җиңү Татарстан волейболчыларының авыр һәм үҗәт көрәш нәтиҗәсе булуын әйтте.

«Югары профессиональ уен, команда рухы һәм уенчыларның бирелеп уйнавы, тренерлар осталыгы һәм клуб әгъзаларының хезмәте иң югары бәягә лаек. Сезгә бәхетле җиңү мизгелләре, Татарстан волейболы тантанасы өчен рәхмәт! Бу сезнең тугры җанатарларыгызга искиткеч Яңа ел бүләге», диелгән телеграммада.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Динамо — Ак барс» волейбол клубы президенты Леонид Барышевны Россия Кубогында җиңү белән котлады. «Сезнең актив ярдәмегез, бөтен клуб коллективының тырыш хезмәте, тренерлар составының югары профессиональлеге, уенчыларның бирелеп уйнавы һәм осталыгы нәтиҗәсендә искиткеч нәтиҗәгә ирешелде», — дип язган ул аңа.

Кичә «Динамо — Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы киеренке финал уенында Мәскәүнең «Динамо» командасын 3:1 исәбе белән җиңде һәм клуб тарихында алтынчы Россия кубогын яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100