news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин депутатлыктан үз теләге белән китүчеләр булмавын әйтте

"Сайлаучыларның өметен акларга тырышып хезәмәт иткән депуталар күбрәк", - ди ул.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатлыктан үз теләге белән китүчеләр булмавын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” ” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үз теләге белән депутатлыктан китүчеләр булмавын әйтте. Бу турыда ул партиянең матбугат үзәгендә үткән очрашуда сөйләде.

“Мин вазифаларымны үти алмыйм дип, депутатлыктан китүчеләр юк әле, - диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар бәлән очрашуда. - Иртәгә коммунизмда яшисез, җәмәгать, мине генә депутат итеп сайласагыз, тормышыгызны бермә-бер үзгәртәм диючеләр бардыр. Әмма халык белә: тормышның үз кануннары бар”.

Республиканың закон чыгару органы рәисе алдалаган, ришвәтчелек белән бәйләнгән депутатларны вазифаларыннан азат итү очраклары булуын әйтте. "Шулай да сайлаучыларның өметен акларга тырышып хезмәт иткән депуталар күбрәк", - диде ул.

“Парламентның 100 процент яңартылуы да кирәк түгел. Ләкин яңа кешеләр булырга, парламентта яңа фикерләр туарга тиеш дип уйлыйм. Алар безнең партиядән дә, башка партияләрдән дә чыгарга тиеш. Аларның фикерләрен ишетергә халык көтеп тора”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы составының сайлаулардан соң  яңартылу хакында.

  • Моңа кадәр Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә Дәүләт Советына узачак сайлаулардан соң, парламентның 30-40 проценты яңартылачагын әйткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100