Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Депутатларга район советлары, шәһәр думалары белән тыгыз эшләргә кирәк
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республикада һәр җирлектә "Татарстан - яңа гасыр" депутатлар корпусы булдыру бурычы куйды.
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татарстан — яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси совет утырышы булды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, әлеге сәяси совет җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм сәяси советның 45 әгъзасының 30 ы катнашты. Шулай ук чарага республика районнары башлыклары урынбасарлары, “Татарстан — яңа гасыр” депутатлык корпусы җитәкчеләре, моннан тыш, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов чакырулы иде.
Чарада иҗтимагый хәрәкәтнең ел дәвамында башкарган эшләренә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр белән “Татарстан — яңа гасыр” төбәк иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова таныштырды. “Киләсе елда сез башкарган эшләр күләме кимемәс, дип уйлыйм. Булачак елга расланган план бик үзенчәлекле. 2017 елда без 10 ел эчендә икенче тапкыр Татарстан халыклары съездын үткәрәчәкбез. Президент моңа бәйле Указны инде имзалады. Чара 15 апрельгә планлаштырыла. Шуңа әзерләнергә кирәк булачак”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин аның чыгышыннан соң.
Ул шулай ук “Татарстан — яңа гасыр” хәрәкәте вәкилләре каршында яңа бурычлар да куйды.
“Гомумән алганда, “Татарстан — яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан тәкъдим ителеп сайланган депутатлар саны − 117. Әлеге депутат корпусы җитәкчесе Ринат Закиров каршында киләсе елга шундый бурыч куям: барлык районнар советларында һәм шәһәрләр думаларында “Татарстан — яңа гасыр” депутатлар корпусын булдырырга. Аларны бирегә җыярга, закон инициативаларны ничек үткәрү турында сөйләшергә, кабул ителгән законнар ничек эшләве хакында фикер алышырга кирәк. Декабрь җиттеме, мин парламентның эш планын төзү белән иза чигәм. Закон инициативалары белән чыгу хокукына дистәләгән, йөзгә якын депутат ия. Ә планда бер генә җирлектән дә юньле тәкъдим юк”, – дип шелтәләде Фәрит Мөхәммәтшин һәм бу эш өчен елга бер тапкыр уздырыла торган съездны гына көтәргә кирәк түгел, дип билгеләп үтте.
Ул шулай ук Татарстан Дәүләт Советындагы комитетлар район һәм шәһәр советлары комитетлары белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш дигән максат куйды. “Кайчагында алар хәтта бер-берсен белми дә. Барыбыз да бер эшне башкарабыз. Әгәр дә үзара бәйләнеш, элемтә булса, без хакимиятнең дәрәҗәсен тагын да арттырачакбыз, файдасы да күбрәк булачак”, – диде парламент рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз