Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга киләсе елда торган бурычларны искәртте
Парламент рәисе фаразлаганча, киләсе ел социаль-икътисади һәм сәяси яктан җиңелрәк булмас.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга киләсе елда көтелә торган эшләрне искәртеп чыкты.
«Киләсе ел социаль-икътисади һәм сәяси яктан әллә ни сизелерлек җиңелрәк булмас, мөгаен. Киләсе елда безне сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көтә. Федераль Җыенның түбән палатасында Татарстан вәкиллеген бүгенге дәрәҗәсендә саклап калу бурычын куябыз», — дип белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин коронавирус пандемиясе аркасында кичектерелгән Бөтенроссия халык санын алу мөһим вакыйга булачагын әйтте. «Президент тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән елда зур эш көтелә», — диде.
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, 2021 елның якынча планында 30 закон проекты каралган. Беренче чиратта, РФ Конституциясенә һәм федераль законнарга төзәтмәләрне теркәүгә юнәлдерелгән документлар пакетын кабул итү ниятләнә. Шулай ук республикада социаль юнәлешле программалар һәм планнар үтәлергә тиеш.
«Безнең төп бурычлар Президентның Дәүләт Советына Юлламасында, Стратегия-2030 да күрсәтелгән, хәзер аларны эзлекле рәвештә үтәргә кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент рәисе шәһәр һәм районнарны закон чыгару эшендә актив булырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз