Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин депутатлардан ТР бюджеты өчен өстәмә резервлар эзләү буенча дискуссияләр көтә
30 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы беренче укылышта 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын караячак
(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). 30 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы беренче укылышта 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын караячак. Искәртеп узабыз, бу карарны бүген V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Президиумы үзенең беренче утырышында кабул итте. Президиум республика парламенты утырышының көн тәртибенә 54 мәсьәлә керткән. Аларның күбесе республика бюджетына бәйле.
Искәртеп узабыз, ТРның 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына төп финанс законы проекты октябрь аенда фикер алышулар аша узды һәм Татарстан Дәүләт Советының барлык комитетларында хупланды, шулай ук парламент тыңлауларында каралды. Республика Хөкүмәте бюджетны мөмкин кадәр тизрәк кабул итүне сорый, гәрчә документ хәзерге күрсәткечләрдән шактый аерылган нефть бәясе һәм доллар курсы параметрларыннан чыгып эшләнгән булса да. Парламент тыңлаулары вакытында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катлаулы икътисади вәзгыять шартларында бюджетны тиз арада кабул итү, бюджет дисциплинасын һәм 2015 елның 1 гыйнварыннан бюджетның вакытында үтәлешен тәэмин итү өчен кирәк, дип ассызыклады.
2015 елга ТР консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 181,6 миллиард, чыгымнары 186,9 миллиард сум (дефицит - 5,3 миллиард сум) күләмендә фаразлана. 2015 елга республика бюджеты табышы - 147,6, чыгымнары 153 миллиард сум (дефицит - 5,4 миллиард сум) күләмендә билгеләнгән.
Татарстан Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бүген журналистларның сорауларына җавап биреп, парламентның алдагы утырышында бюджетның керем өлешен тулыландыру өчен өстәмә резервлар эзләүгә юнәлдерелгән дискуссияләрне көтүе турында әйтте.
"Нигездә, бездә дискуссияләр акчаны кемгә күбрәк, кемгә азрак бүлү турында була. Барысы да күбрәк тели. Ә мин депутатлар корпусының Хөкүмәт, бюджет формалаштыручы органнар - Финанс, Икътисад министрлыклары белән бергә, дискуссияне бюджетның керем өлешен тутлыландыру өчен резервлар эзләү тирәсендә кузгатуларын телим. Хезмәттәшләремнән шуңа кагылышлы чыгышлар көтеп калам", - диде ТР Дәүләт Советы спикеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз