Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: "Депутатлар Конституцияне дин тотучылар дога белгән кебек белергә тиеш"
Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә дә Россия һәм Татарстан Конституцияләре нигезләренә өйрәтү мөмкинлеге карала.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Татарстан Конституциясе нигезләренә өйрәтү буенча Минтимер Шәймиев тәкъдимен хуплады.
Бүген республика парламенты Президиум утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Конституциянең эчтәлеген депутатларга да яхшылап өйрәтергә кирәклеген әйтте. "Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Конституциясе нигезләрен белергә тиеш", – дип белдерде ул һәм 10 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр Конституцион укулар узганын искә төшерде. “Минем уйлавымча, Татарстанда Конституцион укуларны үткәрү гадәткә керәчәк”, – дип билгеләп үтте ТР парламенты җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин Конституция нигезләренә мәктәптә, югары уку йортларында һәм башка белем бирү учреждениеләрендә өйрәтергә кирәклеге турында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим итүен искәртте.
“Без – бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары Конституцияне үзебезнең регламентны белгән кебек, дин тотучылар догаларны белгән кебек белергә тиешбез. Римма Ратникова тәкъдимнәрне әзерли. Без аларны көтәбез. Республиканың Төп законын белүгә барысын да җәлеп итәчәкбез”, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз