Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек турында сөйләде
Татарстан парламенты җитәкчесе Мәскәүдә эш сәфәрендә.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты. Алар төбәк законнарын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шул исәптән Татарстан парламенты җитәкчесе Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек турында сөйләде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советына булачак сайлауларны әзерләү буенча башланган эш турында сөйләде. Очрашуда шулай ук Федераль Җыен югары палатасының субъектлар парламентлары белән хезмәттәшлеге призмасы аша төбәк законнарын үстерү һәм агымдагы мәсьәләләр турында сүз барды», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Комиссия Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул анда Россия һәм Япония губернаторлары Советы утырышында катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз