news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советына QR-код белән кертү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте

ТР Дәүләт Советы Рәисе бу хакта Дәүләт Советы Президиумы утырышында белдерде.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны, Дәүләт Думасындагы кебек үк, парламент утырышына QR-код буенча кертү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында белдерде.

«Миңа Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан Дәүләт Думасы утырышларына QR-код белән чакыру карары кабул ителү турында документ килде. Бу мәсьәләне бездә ничек карау турында фикерләшергә кирәк, чөнки Россиянең күп кенә субъектлары шундый ук карар кабул итә башлый», — диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы утырышларында катнашучыларның иминлеге беренче урында торуын, шунлыктан алдан ук ПЦР-тест үткәрү зарурлыгын искәртте.

«Без барлык нечкәлекләрне дә тикшерәчәкбез. Республикада көн саен Covid-19 инфекциясе йоктыру күрсәткече шактый югары. Билгеле, бу мәсьәләдә аңлашылмаучанлык күп булу сәбәпле, шикаятьләр күп килә. Хәзер автобусларга да QR-кодсыз кертмиләр. Әмма саклану кирәк. Үз-үзеңне һәм башкаларны саклау мәсьәлә актуаль булып кала», — дип искәртте ул.

  • Моңа кадәр Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин парламентның түбән палатасы бинасына килүчеләр өчен QR-кодларны тикшерү режимын кертергә тәкъдим иткән иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot