Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары белән очрашты
Очрашуда Дәүләт Думасы белән ТР Дәүләт Советы депутатларының төбәк мәсьәләләрен хәл итүдә конструктив элемтәсе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары, ЛДРП фракциясе әгъзасы Вадим Деньгинны кабул итте.
Очрашуда Дәүләт Думасы белән ТР Дәүләт Советы депутатларының төбәк мәсьәләләрен хәл итүдә конструктив элемтәсе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, депутат фракцияләренең бергә эшләве нәтиҗәсендә, комитет “Реклама турында”гы законга түләүле каналларга рекламаны кайтаручы мөһим төзәтмәләр кертүгә иреште.
Сөйләшүдә шулай ук ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм республика парламенты депутаты, ЛДПР ТТБ координацин советы әгъзасы Руслан Йосыпов катнашты.
Очрашуда башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз