news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләрен тапшырды

Мондый белгечләр булганда, республика киләчәге өчен тыныч булырга мөмкин, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың хөрмәтле һәм хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Чыгышын ул ил икътисади, сәяси вакыйгалардан башлады. Татарстан икътисадына килгәндә, парламент җитәкчесе республикада Президентның социаль юнәлештәге 30 программасы гамәлдә булуын, район үзәкләре, авылларның үсеш кичерүен, авыл җирлекләрендә заманча җиһазландырылган медицина учреждениеләре булдырылуын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин торак мәсьәләсен дә күтәрде. Аның сүзләренчә, республикада ел саен 400-450 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырыла һәм әлеге күрсәткечне алга таба да киметмәс өчен эш алып барылачак.

“Соңгы 5 елда Татарстанның төбәк тулаем продукты 16,6 процентка артты. Нефтьнең бәясе кимүгә карамастан, без ул шартларда да нефть чыгару чыганаклары белән эшлибез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук нефть эшкәртү заводлары төзелүен, аларның Татарстан икътисады һәм сәнәгате өчен әһәмияте ни дәрәҗәдә булуын да ассызыклады.



Республиканың закон чыгару органы җитәкчесе хәбәр итүенчә, 2016 ел азагында Татарстанда эшсезлек күләме 0,7 процентны тәшкил итә. Бу 14,6 мең кеше дигән сүз. Әлеге санны Фәрит Мөхәммәтшин зур күрсәткеч түгел дип атады һәм товар җитештерүчеләр 60-70 мең эш урыны тәкъдим итүен ассызыклады.

“Татарстан бүгенге көндә төзеклек ягыннан төбәкләр арасында иң алдынгы урыннарга чыга. Экспертлар фикеренчә, республикабыз башкаласы Казан да зур үзгәрешләр кичерде”, - диде парламент Рәисе.

Бүләкләргә кемнәр ия булды

“Ватан алдында казанышлары өчен” II дәрәҗәле медале бүген хезмәт ветераны Рашат Фәттаховка тапшырылды.

“Ата-ана даны” медале Чистайдан Евгений һәм Кира Елендеевлар гаиләсенә бирелде. Әлеге үрнәк һәм тату гаиләдә 4 бала үсә: 3 кыз һәм 1 малай.

“Дуслык” орденын Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурскаяга тапшырды.

“Татарстан каршында казанышлары” ордены медале “Камаз-Автоспорт” коммерцияле булмаган партнерлыкның баш инженеры Фәрит Бәдретдиновка һәм очучы-сынаучы  - “Казан вертолет заводы” гаммәви акционерлык җәмгыятенең очу-сынау комплексы җитәкчесенең очуны тәэмин итү буенча урынбасары Виктор Русецкийга бирелде.

Шулай ук “Фидакәрь хезмәте өчен”, “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә хезмәте өчен”, “Татарстанның өченче миллиард тонна нефтьен чыгаруны билгеләү” медальәре дә ияләрен тапты.

Лаеклы исемнәр алучылар арасында исә “Татарстан Республикасының халык артисты”, “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе”, “Татарстан Республикасының атказанган агрономы”, “Татарстан Республикасының атказанган артисты”, “Татарстан Республикасының атказанган табибы” һ.б. һөнәр ияләре бар иде.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы һәм Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Мондый белгечләр булганда, республика киләчәге өчен тыныч булырга мөмкин”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100