news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Чистай районы җитәкчеләрен кече бизнеска игътибар итәргә чакырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның Чистай районы Советы сессиясендә катнашты

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Чистайда Татарстанның Чистай муниципаль районы Советының 42нче сессиясе булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Чистайга килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин шәһәрнең  "Хәзинә" дигән яңа скверында булды. "Ямашнефть" нефть-газ табу идарәсе коллективы һәм аның җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыковның Чистайны төзекләндерү һәм социаль программаларны тормышка ашыруда керткән өлешен югары бәяләде. 

Республика парламенты спикеры, сессия башланыр алдыннан, шәһәр хакимияте бинасында район башкарма комитеты җитәкчесе  Дмитрий Иванов белән бергә Чистай предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Биредә "Чистай" индустриаль паркы резидентлары, медицина препаратлары заводы, "Бетар" фирмасы, "Дельрус" ҖЧҖ, "Kvest" предприятиесе, икмәк пешерү комбинаты һәм ликер-аракы заводы эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде.

Сессия Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Ивановның хисап доклады белән ачылды. Ул 2014 елда муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга билгеләнгән бурычлар турында сөйләде. Районның икътисади күрсәткечләре турында сөйләгәндә докладчы, узган ел нәтиҗәләре буенча, алдагы ел белән чагыштырган вакытта, муниципалитет үз позицияләрен яхшырта алды, дип белдерде. Ул Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында 43нче урыннан 34нче урынга менгән. Җитештерелгән продукция күләме 7 миллиард сумнан артык тәшкил иткән, бу, 2013нче ел белән чагыштырганда, 42 процентка күбрәк. 2014 ел өчен сәнәгый җитештерү индексы 121 процентны тәшкил иткән, ә 2013 елда әлеге күрсәткеч нибары 88,6 процент кына булган. Авыл хуҗалыгы да яхшы гына эшләгән: районда 100 мең тонна ашлык җыелган. Бу 10 агрофирма һәм 55 фермер хуҗалыгы тырышлыгы. Уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе 22,3 мең сумга кадәр арткан. Эшмәкәрлек өлкәсендә дә уңай тенденция күзәтелә, кече һәм урта бизнеста мәшгульләр саны 4,9 меңнән күбрәк.

Аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов 2014 елда районда җинаятьчелек һәм хокук тәртибе торышы турындагы доклад белән чыгыш ясады. 

Хисап сессиясендә "Татарстан-2030" республиканың социаль-икътисади үсеше стратегиясенең аерым аспектлары турындагы доклад белән ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, районнар төбәк өчен әһәмиятле документны формалаштырган вакытта актив катнашырга тиеш. Республика җитәкчелеге тиздән муниципалитетлардан аны эшләп бетерү буенча кисәтү һәм тәкъдимнәр көтә. Май аенда, парламент комитетларында каралганнан соң, әлеге зур күләмле документ ТР Дәүләт Советына раслатуга кертелә һәм закон статусын ала.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышын Чистай районы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырудан башлады. "2014 елда районның хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, алдагы ел белән чагыштырган вакытта, шактый арткан, - диде ул. - Әмма дөресен әйтәм: республика районнары рейтингында 34нче урын Чистайны бизәми, сезнең район күбрәккә лаек. Вәзгыятьне тамырдан үзгәртеп, эшлекле активлыкны, барлык участокларда эш нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Районның республика һәм федераль программаларда катнашуын тәэмин итү зарур".

Татарстан парламенты башлыгы районның төзелеш тармагын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, шулай ук авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча авыл җирлекләре эшчәнлеген тәнкыйть утына тотты. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, республика җитәкчеләре авыл җирлекләренә эш машиналары һәм компьютерлар биреп, хезмәткәрләрнең эш хакларын арттырып, күбрәкне таләп итәргә хокуклы.

"Хәзерге икътисади һәм сәяси вәзгыять безнең авыл кешеләренә көндәшлеккә сәләтле җитештерүчеләр булу мөмкинлеген бирә, - дип билгеләп үтте ул. - Кешеләргә үзләре үстерү һәм продукцияләрен арадашчыларсыз сату мөмкинлеген бирергә кирәк".

Шәһәр һәм районда эшмәкәрлекне үстерү өчен активлык җитмәү сәбәпләрен анализлап, парламент спикеры муниципалитет җитәкчеләрн кече бизнеска сүздә түгел, ә эштә булышырга чакырды.                 

news_right_1
news_right_2
news_bot