news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районы Советы сессиясендә катнашты

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин 2014 елда муниципалитетның эш нәтиҗәләре турында хисап тотты

  (Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районы Советы сессиясендә катнашты, анда Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин 2014 елда муниципалитет үсеше нәтиҗәләре һәм  эш нәтиҗәләре турында хисап тотты, 2015 елга бурычларны барлады.

Быел муниципаль районга 85 ел тула. Фердинат Дәүләтшин муниципалитетның социаль-икътисадый үсеш буенча төп күрсәткечләре турында сөйләде. Район икътисадында авыл хуҗалыгы тармагы аерым урын алып тора, дип ассызыклады ул. Начар һава шартлары булуга карамастан, үсемлекчелек өлкәсендә уңай нәтиҗәләрне саклап кала алдык, әмма хәл ителмәгән проблемалар бар. “Районның авыл хуҗалыгы үсешенә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 106 млн сум субсидия бүлеп бирелгән, бу акчалата табышның 33 процентын тәшкил итә”, - дип статистика мәгълүматын белдерде район Башкарма комитеты җитәкчесе.

Ул авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларының хәлләре мөшкел булуына игътибарны юнәлтте, тармакта кредит бурычы 500 млн сумнан артык тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, бу хәлдән чыгу өчен инвесторлар җәлеп итү зарур.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе белдерүенчә, районга чәчүлек мәйданнарын арттыру таләп ителә, бигрәк тә югары рентабельлеккә ия шикәр чөгендере, рапс, карабодай, бәрәңге үстерергә кирәк. Терлекчелектә баш санын арттыру сорала, шулай итеп, ел ахырына кадәр мөгезле эре терлек баш санын 9 меңгә кадәр җиткерү, ә дуңгызлар баш санын икеләтә арттыру планлаштырыла.

Район икътисады күп очракта муниципалитет территориясендә эшләүче нефть чыгару компанияләре эшчәнлегеннән тора, дип билгеләп үтте Ф.Дәүләтшин. 2013 ел белән чагыштырганда, нефть табышы күләме 1,3 процентка кимегән, 9 нефть компаниясенең 7 се күрсәткечләре төшкән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында районда авыл хуҗалыгы үсеше нәтиҗәләренә игътибарны юнәлтте. Шулай итеп, узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән акчалата керем 77 процент тәшкил иткән, шул ук вакытта республика буенча бу сан 114 процент. Мөгезле эре терлек баш санын гомум бюджет ярдәме белән узган елдагыча саклап калу мөмкин булды. Ит җитештерү күләме төшкән һәм 523 тонна тәшкил иткән, ә сөт күләме 54 проценка кадәр төшкән.

Татарстанда җирле үзидарә үсеше мәсьәләләренә ныклы игътибар бирелә, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. “Мөгаен, Россиядә беркайда да авыл җирлекләре үсешенә, аерым алганда, кече хуҗалыкларга андый игътибар юктыр, - дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы Рәисе районның 18 авыл җирлеге башлыкларына. – Бу, үз чиратында, аеруча җаваплылык өсти”.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, районда, туучыларга караганда, үлүчеләр саны күп булуы, муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында түбән күрсәткечләр, шулай ук укучыларның БДИ нәтиҗәләре начар булуы борчуга сала.

Парламент җитәкчесе районда шикәр чөгендере җитештерүгә игътибар бирү зарур, дип билгеләп үтте. Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга бу продукция белән республиканың шикәр заводлары кызыксынуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot