Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Чаллыда президент программалары уңышлы башкарыла
Автошәһәрдә сыйфатлы юллар төзледе һәм социаль өлкәдә уңай үзгәрешләр булды.
(Чаллы, 23 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда соңгы вакытта булган үзгәрешләрне югары бәяләде, президент программалары уңышлы башкарылуын әйтте. Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда сөйләде.
«Сыйфатлы юллар сөендерә, поликлиникалар яңарды, мәгариф учреждениеләре төзелә. Республикада иң зур мәктәп нәкъ менә Чаллыда барлыкка килде. Һәм бу очраклы түгел. Республика Автошәһәрдә барган вакыйгаларны зур игътибар белән күзәтә һәм Татарстанның сәнәгать үзәгендә тормыш сыйфатын арттыруга һәртөрле ярдәм итә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Чаллы җитәкчелеге дә йоклап ятмый. Шәһәр президент программаларына уңышлы кушыла, ә алар бездә 40 юнәлеш буенча. Аларның күбесе Чаллыда тәкъдим ителгән. Бу актив позицияне, һичшиксез, саклап калырга кирәк», - диде ул.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән сөйләшкәндә сайлаулар темасы да күтәрелде. «Сайлау процессы актив фазада. Безнең Чаллы халкы белән очрашуларыбыз да аларның бу вакыйгага битараф булмавын күрсәтә. Моннан тыш, автокалада яшәүчеләрнең күп кенә мәсьәләләр буенча үз позицияләре бар», - диде спикер.
Мөхәммәтшин бу күренеш Чаллы каласын башка муниципалитетлардан аерып тора дип саный. «Халык кискен мәсьәләләрне актив рәвештә күтәрә. Шунысын да әйтергә кирәк, алар барысы да шул ук президент программалары кысаларында хәл ителә. Шуңа күрә без республикада һәм илдә булган үзгәртеп корулар векторын саклап калу өчен барысын да эшләргә тиеш», - диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз