news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы шәһәре демографияне яхшыртуга өлеш кертә дип әйтте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Чаллыда "Демография" илкүләм проекты буенча төзелгән "Акчарлак" балалар бакчасын ачуда катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы шәһәре демографияне яхшыртуга өлеш кертә дип әйтте
Эльвира Мөхәммәтдинова

(Чаллы, 23 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан парламенты Рәисе сүзләренчә, Чаллы шәһәре Татарстандагы демографик вазгыятьне яхшыртуга зур өлеш кертә. Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда быел беренче булып төзелгән «Акчарлак» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Ул – «Демография» милли проекты кысаларында 2019 елда файдалануга тапшырылырга тиешле мәктәпкәчә белем бирүче алты учреждениенең беренчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, шәһәр Татарстандагы демографик вазгыятьне яхшырту юнәлешендә актив эшли. Әлеге тантана да, 65нче комплекста ачыласы мәктәп тә шуны раслый. Мәктәпкә беренче сыйныфка килүчеләр 12 төркемнән дә ким булмас дип көтелә. Һәм бу – шәһәрнең социаль-икътисади иминлеген арттыруның иң яхшы күрсәткече.

«Бүген, чыннан да, шатлыклы көн. Ул Белем көне якынлашуын искә төшерә. Балаларны мәктәпләргә, ә иң кечкенәләрне балалар бакчаларына озатачакбыз. Аларның күбесе менә шундый яңа, уңайлы мәктәпкәчә учреждениеләргә барачак. Шуны билгеләп үтәсе килә: Татарстан бүген үсеш режимында яши. Тораклар, мәктәпкәчә учреждениеләр төзелә, ишегаллары төзекләндерелә. Һәм болар барысы да, барыннан да элек, безнең хезмәт сөючән халык тырышлыгы һәм, әлбәттә, Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган программалар ярдәмендә барлыкка килә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Тантанада Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев да катнашты. 

«Акчарлак» балалар бакчасы төзелеше узган елның ноябрь аенда башланды. Тәрәзәләреннән Кама елгасы күренеп торганга шундый исем кушылган. 

Башкарылган эшләр бәясе 196 млн 380 мең сум тәшкил иткән. Балалар бакчасына 220 бала йөри алачак. Алар өчен 12 төркем булдырылган. Шуларның яртысы – өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен. Балалар бакчасының үзенчәлеге – биредә өч төркемдә сабыйлар татар телен өйрәнәчәк, шулай ук күп телле төркем булдырыла.

  • 2019 елда Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча алты балалар бакчасы тапшырылачак. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз чыгышында билгеләгәнчә, яңа учреждениеләр ярдәмендә шәһәрдә өстәмә 1 440 урын барлыкка киләчәк, шуларның 780е – ясле яшендәге балалар өчен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100