Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Чүпрәле районы Советының 24нче утырышында катнашты
Дәүләт Советы рәисе кече хуҗалык итү формаларын үстерүгә һәм инвесторларны җәлеп итүгә игътибар итәргә чакырды.
(Чүпрәле, 12 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Эш сәфәре кысаларында Парламент җитәкчесе район Советының 24нче утырышында катнашты. Аңа кадәр ул "Чүпрәле" сәнәгать мәйданы резиденты булган - "Формпласт" җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты, дип яза район газетасы.
Бүгенге көндә "Чүпрәле" сәнәгать мәйданчыгында сигез резидент теркәлгән, шуның икесе үзенең даими эшчәнлеген алып бара. "Формпласт" җәмгыяте полимер әйберләр җитештерә. Балаларга өстәл хоккее һәм башка төр уенчыклар ясау өчен комплектлаштыру җиһазлары әзерлиләр биредә. Аларны Ульяновск, Тольятти һәм Самара шәһәрләренә озатып, аннан "Светофор", "Бегемот" һәм башка кибетләр челтәренә сатуга куялар.
Җитәкчеләрне производство белән предприятиенең техник директоры Альберт Хәйруллин таныштырып йөрде һәм Россиядә узачак футбол буенча ил чемпионатына да хоккей төрендәге өстәл футболы җитештерәчәкләрен белдерде.
Район Советының 24 нче утырышы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы министлыкларындагы үзгәрешләр турындагы аңлатмасы белән башланып китте. (Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 8 февралендә ТР Президенты Указы нигезендә Александр Шадриков экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Ред.)
"Район башлыкларының Татарстан Хөкүмәтенә эшкә күчүе табигый хәл. Озак вакыт, биш яки аннан да күбрәк ел җитәкче, район башлыгы вазифасында чыныгып, зур тәҗрибә туплый. Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковның да 5 еллык җитәкчелек чорында район үсеше өчен уңай эшчәнлеге бәяләнде һәм ул Президент тарафыннан экология һәм табигый ресурслар министры вазифасына билгеләнде. Бу - бик зур бәя, - диде парламент җитәкчесе.
Утырыш барышында оештыру мәсьәләләре дә каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алексей Полюшков үз теләге белән бу эштән азат ителде. Аның урынына әлегә кадәр Татарстан Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрының беренче урынбасары булып эшләгән Марат Гафаров тәкъдим ителде. Һәм әлеге тәкъдим бертавыштан хупланды.
Белешмә: Марат Гафаров 1977 елның 22 апрелендә Яшел Үзәннең Карашам авылында туган. 2004-2005 елларда Татарстан Нурлат районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары, 2006 елда Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2006-2009 елларда Татарстан Президенты Аппаратының оештыру бүлегендә баш референт, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсендә баш киңәшчесе. 2009-2010 – Татарстан Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2010 елда Татарстан Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкче итеп билгеләнгән. 2014 елның 31 декабреннән Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрының беренче урынбасары.
Утырышта Александр Шадриков 2017 елдагы район Советы эшчәнлеге буенча отчёт доклады белән чыгыш ясады. Районның экс-башлыгы белдерүенчә, үткән ел Чүпрәле өчен республика һәм район программаларын ашыруда уңышлы булган.
Авыл хуҗалыгы буенча ул бүгенге көндә район җирлегендә үз эшкәртү производствосының булмавын проблема буларак җиткерде. Бу уңайдан 2018 ел – кооперация елы буларак игълан ителүен һәм бу юнәлештә эшчәнчекне дәвам итү кирәклеген ассызыклады.
Республика муниципаль берәмлекләре арасындагы социаль-икътисади рейтингта Чүпрәле районы, 2016 ел белән чагыштырганда үз позицияләрен сигез баскычка түбәнәйтеп, үткән елгы эш нәтиҗәләре буенча 34нче урынны биләгән. Моны Алекандр Шадриков авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең түбән булуы белән аңлатты. Шул ук вакытта, РФ Президенты Владимир Путинның эш хакларын арттыру буенча "Май указ"лары тулысынча үтәлүен белдерде. Үзенең чыгышында Александр Шадриков социаль-мөһим өлкәләр: сәламәтлек, мәгариф, мәдәнияткә дә тукталды.
Өстәмә докладлар белән КФХ хуҗасы Равиль Бикчуров һәм Уби авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин чыкты.
Чыгышы азагында Александр Шадриков район активына нәтиҗәле эшчәнлекләре һәм республика җитәкчелегенә үзенә карата белдерелгән ышаныч өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Утырыш ахырында янә сүз алып, Фәрит Мөхәммәтшин Чүпрәле районының Татарстан икътисадына, шулай ук, авыл хуҗалыгы, социаль өлкәгә дә лаеклы өлешен кертүен әйтте, диелгән район хәбәрендә.
"Үзенең үсешендә район янә бер адым алга атлады", - дип искәртте ул һәм бу юнәлештә районга беркетелгән Татарстан Дәүләт Советы депутлары Ринат Гайзатулиинның һәм Шакир Ягудинның тырышлыгы булуын да ассызыклады.
Парламент рәисе белдерүенчә, Чүпрәле районы үзарасалым буенча да иң әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән. 2017 елда 8 млн. сум күләмендә үзарасалым акчасы җыелган.
"Республика бюджетыннан әлеге акчалар дүрт тапкырга арттырылып, сез шактый мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ирештегез. Ә иң мөһиме - боларны халык белән бергә, һәр кеше катнашы белән, аңлашып, киңәшеп эшлисез, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин, 2018 елдагы өстенлекле бурычларның берсе - кече хуҗалык итү формаларын үстерүгә һәм инвесторларны җәлеп итүгә игътибар итәргә чакырды. Бу уңайдан Татарстанның инвестицион юнәлештә Россиякүләм беренчелеккә чыгуын ассызыклады.
Яңа гына район башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаруга билгеләнгән Марат Гафаров (район башлыгына вазифасына килү юллары шундый - район башлыгы булачак кеше бу вазифага район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгәннән соң билгеләнә) Чүпрәле районының аның өчен ят булмавын, эш барышында күп кенә мәсьәләләрне мондагы җитәкчелек белән бергәләп хәл итәргә туры килгәнлеген әйтеп үтте һәм киләчәктә район халкының яшәеш шартларын яхшыртуда, инвестицияләр җәлеп итүдә, эшмәкәрлекне һ.б үстерүдә хәленнән килгәннең барысын да эшләячәге турында белдерде.
Утырыш соңында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Александр Шадриков нәтиҗәле хезмәт күрсәткән чүпрәлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз