news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин өч көнлек сайлау тәҗрибәсенең уңай якларын әйтте

Татарстан Дәүләт Советы рәисе хатыны Луиза белән бергә 116нчы лицейда Татарстан Президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин өч көнлек сайлау тәҗрибәсенең уңай якларын әйтте
Әдилә Зыятдинова

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өч көнлек тавыш бирү практикасын читкә йөреп эшләүчеләр өчен уңайлы дип атады. Мондый фикерне ул Татарстан Президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауда үз тавышын биргәннән соң белдерде.

«Сайлауның беренче ике көнендә татарстанлыларның 54 проценты тавыш бирде. Бу аңлашыла: күпләр вахта ысулы белән, читкә китеп тә эшли. Халык бу мөмкинлектән файдаланды. Минемчә, бу практика җитди игътибарга лаек», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сайлаулар оешкан төстә һәм тәртип бозуларсыз уза, бу бик мөһим, дип искәртте. Ул участокта күзәтүчеләр белән аралашты һәм аларга актив позицияләре өчен рәхмәт әйтте.

Участокта санитар иминлек өчен барлык кирәкле нормалар үтәлгән: сайлау комитеты әгъзалары саклагыч битлекләр, перчаткалар һәм халатлар куллана. Фәрит Мөхәммәтшинга һәм аның хатынына термометрия үткәрделәр, кулларын антисептик белән эшкәрттеләр һәм шәхси саклану чаралары – битлек һәм перчатка бирделәр.

Татарстанда көзге тавыш бирү 11, 12 һәм 13 сентябрьдә уза. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе: Татарстан Президентын һәм хакимиятнең җирле органнары депутатларын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100