news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Бюджетта каралган чыгымнарның 70 проценты социаль әһәмияткә ия

Дәүләт Советы Рәисе утырышта 2020 елгы эшчәнлеккә йомгак ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин: Бюджетта каралган чыгымнарның 70 проценты социаль әһәмияткә ия
https://tatarstan.ru

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан бюджетында каралган чыгымнарның 70 проценты социаль әһәмияткә ия. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 2020 елдагы соңгы унсигезенче утырышында әйтте.

«Президент һәм Хөкүмәт белән тыгыз элемтәдә 2021, 2022 һәм 2023 елларга керемнәр буенча киеренке, ләкин балансланган бюджет турында закон кабул ителде. Төп финанс законының социаль юнәлеше сакланган. Чыгымнарның 70 проценттан артыгы социаль әһәмияткә ия», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин, Президент белән килештерү буенча, сайлаучыларның 2019 елның сайлау алды кампаниясе чорындагы теләкләрен үтәү буенча чыгымнар кертелгәнен дә әйтте. Аларның чирек өлеше инде гамәлгә ашырылган.

«Коронавирус белән бәйле вазгыятькә карамастан, Дәүләт Советы, башка хакимият органнары кебек үк, коммуникациянең барлык формаларын кулланып, эшен дәвам иттерде. Гражданнарны кабул итү, күп кенә рәсми чаралар онлайн форматка күчте, бу чаралар безгә парламентның эшчәнлеген саклап калырга, республикада, башка төбәкләрдә коллегалар белән элемтәне югалтмаска мөмкинлек бирде», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул былтыр парламент 13 утырыш уздырганын, анда 263 сорау каралганын әйтте. Депутатлар 86 закон кабул иткән. Парламент рәисе мәгариф өлкәсендәгеләрен атап үтте.

Дәүләт Советы Мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертте. Ул бер үк гаиләдән булган балаларга бер үк мәктәп яки балалар бакчасына йөрү хокукын бирә. Башлангыч сыйныф укучыларын бюджет хисабына бушлай ашату кертелде. Сыйныф җитәкчесе булган педагогларга өстәмә түләүләр өчен муниципаль берәмлекләрдә субвенцияләр каралган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100