Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бюджет кытлыгы мине дә бик нык борчый”
ТР Дәүләт Советы депутатлары федераль бюджеттан ярдәм көтә
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул ителәчәк бюджетның кытлыгы зур булына борчылуын белдерде. Әмма хәзерге икътисади шартларда кытлыксыз бюджет кабул итеп булмавын да ассызыклады ул.
“Бюджет кытлыгы, ул кытлыкны нәрсә белән тутырырга дигән сораудан да куркынычрак түгелдер дип саныйм. Яңа инвесторлар эзләргә, килешүләр төзергә кирәк. Федераль үзәк бюджетны нефть бәясен 100 доллардан исәпләп, бюджетны формалаштыра, ә чынлыкта исә нефть 86 доллар гына тора. Бу да бюджетка зур йогынты ясый. Шуңа да федераль бюджеттан безгә ярдәм булыр дип ышанып калабыз”, - диде ул бүген матбугат конференциясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз