news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Бурятия Республикасы Халык Хуралы рәисе белән очрашты

Яклар Татарстан белән Бурятия арасында имзалаган килешү кысаларында ике республика парламентлары арасында килешү төзү хакында сүз алып барды

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бурятия Республикасы делегациясе өч көнлек эш сәфәре белән Татарстан Республикасына килгән иде. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бурятия Республикасы Халык Хуралы рәисе Матвей Гершевич белән очрашты.
Рәсми очрашу алдыннан ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина кунакларга парламент үзәге һәм парламентаризм музее буенча экскурсия үткәрде.
Фәрит Мөхәммәтшин хезмәткәрләрен сәламләде һәм парламент составы, комитетлар эшчәнлеге, депутатлар берләшмәләре, республикада сәнәгать һәм нефть химиясе өлкәсе үсеше, 2013 елга Универсиада кебек киңкүләмле спорт чарасы үткәрелү сәбәпле, башкаланың үзгәрүе турында сөйләде. “Безнең элемтәләр, очрашулар Себер федераль округында хезмәттәшләрнең ничек эшләүләрен тагын да зур кызыксыну белән карау мөмкинлеге бирә”, - дип ассызыклады республика парламенты җитәкчесе.
Матвей Гершевич төбәкнең табигый ресурсларга, күп төрле файдалы казылмаларга бай булуы, уникаль Байкал күле янындагы рекреацион зона үсеше хакында сөйләде. Очрашуда катнашучылар ике республика закон чыгару хакимиятенең институтларын үстерү һәм эшләтү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Яклар кичә Татарстан белән Бурятия арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техника һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек хакында имзаланган килешү кысаларында ике республика парламентлары арасында килешү төзү хакында сүз алып барды.
Гершевич ТР Дәүләт Советы делегациясен килешү имзалау өчен Бурятия Республикасына җавап визиты белән чакырды.
Бу чара ахырында яклар истәлекле бүләкләр алышты һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итү турында килеште, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot