news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Бундестаг хезмәттәшләре белән очрашты

Кунаклар өчен парламент музеена һәм китапханәгә экскурсия оештырылды

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Германия хезмәттәшләре белән очрашты.
Чит ил парламенты делегациясен Германия федератив республикасы Бундестаг Германия- Россия парламент төркеме РәисеБернхард Кастер җитәкли.
Казанга Бундестагның барлык сәяси агымнары һәм партияләре вәкилләре килүен билгеләп үтәргә кирәк. Делегация составында - Германия парламенты депутатлары Ларс Линдеманн, Йоханна Фосс, Йозеф Риф, Михаэль Глосс, Вольфганг Тифензее һәм башка рәсми затлар. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советы дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, ТР Дәүләт Советы закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин катнашты.
Кунаклар өчен парламент музеена һәм китапханәгә, утырышлар залына, матбугат вәкилләре эш бүлмәләренә, аппарат-студия блогына, конференция залына һ.б. экскурсия оештырылды. Парламент музеенда Бернхард Кастер дәрәҗәле кунаклар китабына рәхмәт сүзләре һәм теләкләр язды.
“Сезне Дәүләт Советында күрүемә шатмын”, - дип сәламләде кунакларны Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Дәүләт Советының берничә ел элек төзелгән парламент үзәге Бундестаг интерьерларын хәтерләтә, чөнки Германия парламенты проекты нигез итеп алынды, дип искәртте. Чит ил делегациясе әгъзалары парламент сессияләренә чакырылган затлар өчен пыяла белән әйләндерелеп алынган эш урыннары безнекен хәтерләтә дип белдерде. “Без кызыксынып, Татарстан парламентын карау теләге белән килдек, -- ассызыклады Кастер әфәнде очрашу вакытында. – Безнең өчен Росссия Федерациясе субъектлары хакимияте закон чыгаручы органнары эше белән танышу мөһим”. Яклар хакимият закон чыгару органнарында парламент эше спецификасы турында сөйләде, сәяси һәм иҗтимагый тормышка кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советның Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәр итә.


 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100