Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Булачак этнологлар – Татарстанның стратегик кадрлар ресурсы
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылышында чыгыш ясады.
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Булачак этнологлар – Татарстанның стратегик кадрлар ресурсы. Бүген бу хакта “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында үткән Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
“Булачак этнологлар – безнең стратегик кадрлар ресурсы. Инде хәзер үк алар уку-укыту практикасы кысаларында төбәкләрдә тикшеренүләр үткәрүдә ярдәм итә алалар. Татарстанда шундый эшләр муниципаль районнарда үткәрелә. Мин без бу юнәлештә үсәрбез һәм киңәербез дип уйлыйм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан халыклары ассамблеясы төзегән өч яклы килешү турында искә төшерде. “Килешүнең асылы – антропология һәм этнология программалары буенча белем алучыларны “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын һәм башка дәүләт милли сәясәтенә кагылышлы чараларны үтәүгә җәлеп итү”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, студентларны волонтерлар буларак җәлеп итү булачак белгечләрнең белем дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә. Конгресста антропологик һәм этнологик белемнәрнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу һәм әлеге фәннәрнең үсеш юлларын билгеләү өчен Россиядән, 20 якын һәм ерак чит илләрдән әйдәүче галимнәр җыелды.
“Оештыручылар тарафыннан 66 секция тирәли планлаштырылган конгресс эшчәнлеге тиешле тематикалар буенча тере фикер алышуларга китерәчәк дип уйлыйм. Утырышлар барышында әйтелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр фәнни белем алуга яңа импульс бирәчәкләр”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
- Конгресс эшендә Россия, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән меңгә якын галим катнашачак. Тематик секция утырышлары 3-5 июльдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз