news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Буада волейбол ярышларын ачты

Биредә Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына район һәм предприятие командалары арасында турнир башланды.

Фәрит Мөхәммәтшин Буада волейбол ярышларын ачты
https://gossov.tatarstan.ru

(Буа, 12 ноябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Буада Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына ярышлар башланды, анда волейбол уйнаучылар арасында республиканың иң яхшы районын һәм иң яхшы предприятиесен билгеләячәкләр. Ярышларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

«Миңа волейбол ошый, чөнки бу демократик һәм команда уены. Волейбол федерациясе мондый уңайлы һәм зыялы спорт төрен һәр мәктәптә, югары уку йортында һәм республиканың һәр районында үз итүләрен, уйнауларын теләде. Без, ниһаять, моңа ирештек», - диде Мөхәммәтшин.

Сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Волейбол федерациясе президенты кубогына ярышлар быел Буаның яңа спорт үзәгендә үткәрелә, аны 10 сентябрьдә онлайн-режимда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

«Бүген Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогы өчен финал уеныбызны биредә, яңа спорт комплексында уздыруыбыз икеләтә шатлыклы. Мин биредә киләчәктә дә зур ярышлар узар дип ышанам», — диде Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.

Сәнәгать предприятиеләре арасында кубок өчен «Татнефть» ГАҖ, «ТАТЭНЕРГО» АҖ, «Татхимфармпрепарат» АҖ һәм «ТУЛПАР» ҖЧҖ волейбол командалары көч сынаша. «Барлык ярышларга да без ныклап әзерләнәбез. Узган ел без бу командалар белән очраштык, катлаулы уен булды. Көрәшәчәкбез», - диде« Татнефть» командасы катнашучысы Ришат Әндәрҗанов.

Авыл районнары арасында финалга Мамадыш, Сарман, Буа һәм Алексеевск районнары командалары чыкты. «Бездә мондый зур ярышлар беренче тапкыр уза. Без инде җиденче ел рәттән чемпионатта катнашабыз, ә быел яңартылган залда үзебездә уйныйбыз, көчлерәк һәм яхшырак буласы килә», — диде Буа районы командасы капитаны Давис Ахунов.

Ярышларны оештыручылар тәкъдиме буенча кагыйдәләргә шарт кертелде — командалар составында кимендә бер хатын-кыз булырга тиеш.

Сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Волейбол федерациясе президенты кубогына ярышлар 2014 елдан бирле үткәрелә. Җиде ел эчендә аларда сиксәннән артык команда катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100