Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Бу биш еллыкта Президент кире каккан законнар булмады
Парламент рәисе фикеренчә, бу Президент, прокуратура белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе.
(Казан, 15 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Соңгы биш еллыкта Татарстан Президенты тарафыннан кире кагылган законнар булмаган. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга бишенче чакырылыш йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә шулай дип әйтте.
"Президент имзаламаган, Дәүләт Советында кабаттан каралырга тиешле кире кагылган законнар булмады. Бу Президент, прокуратура белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Без тормышта ихтыяҗ булган закон проектлары буенча эшләдек", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, кире кайтарылган законнар булмавы нәтиҗәле эшли торган парламент тәҗрибәсен дә күрсәтә. "Закон проекты кабул ителгәнче прокуратура белән актив эшлибез. Бу безгә каршылыклардан, судлардан качарга ярдәм итә, компромисска ирешелә", - диде парламент рәисе.
- Дәүләт Советы соңгы биш елда 49 утырыш уздырган, аларда 1989 мәсьәлә каралган. Татарстан Президенты тарафыннан 561 закон имзаланган. 692 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының 95 мөрәҗәгате каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз