news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Биектау табибларына: Яңа сырхауханәдә заманча җиһазлар тик тормасын

Биектау тимер юл бистәсендә яшәүчеләр өчен өч катлы яңа сырхауханә ачылды.

Фәрит Мөхәммәтшин Биектау табибларына: Яңа сырхауханәдә заманча җиһазлар тик тормасын
МИхаил Захаров

(Биектау, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Биектау районы Биектау тимер юл станциясе бистәсендә ачылган яңа сырхауханәдә кыйбатлы җиһазлар тик тормасын дигән теләктә калды.

«Иң заманча җиһазлар кайтарылган. Алар халыкның сәламәтлеген саклау өчен хезмәт итәчәк. Мин, мондагы табиблар шушы заманча җиһаз-җайланмалар белән эшли беләләрме, дип кызыксындым. Министр да, баш табиб та, „эшли алалар, бер дә борчылмагыз“ диделәр. Димәк, бу аппаратура иртәгәдән халыкка хезмәт итә башлый», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул заманча җайланмаларны тулы куәтендә кулланырга язсын, дигән теләген җиткерде. «Тик тормасын иде! Кызганыч, андый хәлләр була. Хастаханәгә киләсең — я табиб юк, я белгеч юк, диләр. 32-35 млн сумлык җиһазлар тик тора. Шулай булмасын өчен, район башлыгын да, баш табибны да профессиональ медицина хезмәткәрләре белән тулысынча тәэмин ителеп бетеп, халык файдасына кулланырга язсын, дип сорыйм», — диде.

«Сөенеп, иртән эшкә килсеннәр, „рәхәтләнеп, иии күп кешене карый алдым, күп кешегә ярдәм итә алдым, миннән башка тагын кем эшләсен моны“ дип, өйгә кайтырга язсын», — диде Фәрит Мөхәммәтшин табиблар эше турында. Ул аларга мөрәҗәгать итеп: «Монда бит әле биектаулылар гына түгел, йөзләгән казанлылар да яши, рәхәтләнеп эшләячәксез. Бәхетле кешеләр сез, сырхауханә тулы булачак, коммерциягә генә күчмәгез, түләүле хезмәтләр оештырмагыз», — диде.

Парламент башлыгы төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм канәгать калды. «Бик профессиональ, чиста итеп төзегәннәр, халыктан рәхмәт сүзләре ишетергә булсын», — дип бәяләде.Фәрит Мөхәммәтшин сырхауханә төзелешенә 350 млн сумга якын акча сарыф ителгәнен әйтте. Ул эндоскопия, стоматолог-ортопед, ФГДС, медицина профилактикасы бүлмәсен һәм башка кабинетларны йөреп чыкты. Монда шунысы уңайлы: сырхауханәдән генә хастаханәгә күчеп була торган итеп эшләнгән.

Парламент рәисе вакцинация әһәмиятен дә искәртте. «Татарларда әйтәләр бит: сакланганны гына саклар, дип. Бу ковид белән һаман шул мәсьәләгә кире кайтабыз. Вакцинацияләнмәгән халыкка авырып ятучыларның ничек авыр хәлдә булуларын күрсәтәсеме әллә, тагын ничек ышандырырга инде?! Ковид әле беркая китмәде. Якыннарыңны саклап, кайгыртып яшәргә кирәк», — дип өндәде.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сәламләвен җиткерде. Хатта сәламәтлек саклау системасында беренчел звено үсешенә зур игътибар бирелүе искәртелә. Яңа сырхауханәдә пациентларга югары технологияле ярдәм күрсәтү өчен барысы да бар, диелгән.

Биектау Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Зыятдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерүне сорады. «Сезнең (Фәрит Мөхәммәтшин — Т.И.) аша ул безгә район сырхауханәсе кирәклеген аңлап, Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы идарәсенә тәкъдим хаты белән чыкты. Без федераль программага эләгеп, шушы сырхауханә төзелде», — диде.

Рамил Зыятдинов Фәрит Мөхәммәтшинга да аерым рәхмәтен белдерде. «Сырхауханә сезнең җиңел кулыгыздан эшләнеп чыкты. Район үзәгендә җыелышта халык сездән шушы сырхауханәне сорады, сез „төзербез“ дип, сүз бирдегез», — дип мөрәҗәгать итте. Ул, шулай ук, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде.

«Авыл җирлегендә медицина үсешенә зур игътибарның нәтиҗәсе — халыкның үлем күрсәткече кимү, онкологик авыруларны башлангыч стадиясендә ачыклау. Бөреледә яңа амбулаторий ачылды, районда өч ФАП төзелде, ашыгыч ярдәм машиналары, микроавтобуслар тапшырылды», — дип искәртте баш табиб. Рамил Зыятдинов журналистларга әйтүенчә, моңа кадәр бистәдә табиблар авыруларны кечкенә генә бинада кабул иткән. Хәзер ул бинаны балалар сырхауханәсе итеп калдырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100