Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: “Безнең илгә карата мөнәсәбәтенең яхшы якка үзгәрүе сизелә”
Парламент җитәкчесе Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләгән чит ил оешмалары барлыгын ассызыклый
(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиягә карата булган санкцияләр аркасында илнең икътисадына шактый ук зыян килде. Әмма, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, хәл, акрынлап булса да, яхшы якка үзгәреш ала.
“Безнең илгә карата мөнәсәбәтнең яхшы якка үзгәрүе сизелә. Бизнес вәкилләре, гадәттә, сәясәттән бик читтә һәм алар үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Россия, аерым алганда Татарстан белән чит ил бизнесменнарының кызыксынулары шактый зур һәм алар уртак хезмәттәшлеккә әзер. Мисал өчен, Россия һәм аның субъектлары белән хезмәттәшлекне тулысынча тыюга да карамастан, Татарстанда җитештерелүче вертолетларга заказ бирүче чит ил оешмалары бар. Бу безнең хезмәттәшлекнең ныклы һәм ышанычлы булуын күрсәтә”, - диде ул бүген “Татар-информ” МАда “Пятница, с 13-го” видеоязмасын эшләгәндә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз