news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Безгә кабат Татарстан сайлаучыларының көчле ярдәме кирәк булачак”

Сайлауларга әзерләнгәндә җирлекләрдәге сайлаучылар белән элемтәне яхшырту зарур

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Бүген Зәйдә узган зона семинар-киңәшмәсендә “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте активы һәм “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының октябрь аенда узачак муниципаль сайлауларда катнашуына кагылышлы мәсьәлә турында фикер алыштылар. Әлеге чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте лидеры Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Татарстан парламенты башлыгы, киңәшмәне ачып җибәреп, сайлау кампаниясенә кадәр хәл ителергә тиешле бурычларга тукталды. Аның сүзләренә караганда, бүген көн үзәгендә тора торган проблемаларның иң зурысы – Татарстан һәм Идел буе төбәкләрен каплап алган көчле корылык нәтиҗәләре белән көрәшү.

Республиканың ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел ашлык 1 млн. тонна гына булыр дип көтелә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, корылык булу сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан республикада гадәттән тыш хәл кертү турында карар кабул ителәчәк. Бу шартларда “ТЯГ” хәрәкәте активы халыктан кергән гозерләрләргә карата игътибарлы булырга тиеш, дип билгеләп үтте парламент башлыгы. Иң беренче чиратта корылык аркасында чишмәләр корыган торак пунктларда яшәүчеләрне эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Ф.Мөхәммәтшин белдергәнчә, начар һава шартлары көзге сайлау кампаниясен уздыруга да йогынты ясаячак.

Татарстан парламенты башлыгы, муниципаль сайлаулар темасына тукталып, татарстанлыларга җирле хакимиятнең вәкиллекле органнарына 8 меңләп депутатны сайларга кирәк булачагын искәртте. “Кандидатларның яхшыларын сайлап алу зарур. Без җирле советларда “бердәм россияле”ләр белән беррәттән, “ТЯГ” хәрәкәте әгъзалары булуын да таләп итәчәкбез”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

“ТЯГ” хәрәкәте лидеры сүзләренчә, сайлау кампаниясе алып барылачак социаль фон бик уңай булмаячак. “Кызганычка каршы, тарифлар күтәрелү белән бәйле вәзгыятьне безнең оппонентлар үз файдасына кулланачак. Моннан тыш, сәяси системаны либеральләштерү шартларында оппозиция активлашачак. Бүгенге көндә укудан һәм активны әзерләмичә, сәяси дебатларның компетентлы катнашучыларыннан башка, без алга бара алмыйбыз”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.

“Сайлау алды кампаниясе алып барган чорда сайлаучылар тарафыннан моңа кадәр бирелгән наказларны карарга һәм хәзердән үк бу мәсьәләләрне хәл итәргә тотынырга кирәк. Безгә кабат Татарстан сайлаучыларының көчле ярдәме кирәк булачак”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, сайлауларга әзерләнгәндә җирлекләрдәге сайлаучылар белән элемтәне яхшырту зарур. Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева бу нисбәттән үз төбәкләренең уңай тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сайлау кампанияләрендә сәяси технологияләне куллану турында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сөйләде. Парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, “Бердәм Россия” тарафдарлары Төбәк Советы җитәкчесе Валентина Липужина җирле үзидарә проблемаларына багышланган чыгыш ясады. Иҗтимагый-сәяси вәзгыять белән ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәнең иҗтимагый-сәяси берләшмәләр белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Роман Беляков таныштырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Киңәшмә тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашты. Ул бүгенге очрашуның “ТЯГ” хәрәкәтенең урыннардагы бүлекләре башлыкларының сәяси мәсьәләләргә буенча белем дәрәҗәсен киңәйтергә мөмкинлек бирүен” әйтте. “Иң мөһиме – без актив әгъзаларына һәм җирлек башлыкларынамоңарчы күрелмәгән корылык уңаеннан борчылуыбызны җиткерергә теләдек”, - диде ул, бүгенге шартларда терлекнең баш санын саклап калуның зарурлыгын билгеләп үтеп.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100