news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Безгә халыкның тыныч җыеннары гына кирәк

Ул мөһим мәсьәләләр турында җыелышып сөйләшү өчен «гайд-парклар» булдырылганын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин: Безгә халыкның тыныч җыеннары гына кирәк
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин безгә халыкның килештерелгән, тыныч җыеннары гына кирәк дип саный. Бу фикерен ул журналистларга матбугат конференциясендә әйтте.

Ул кичә парламент утырышында гражданнарның митинг, демонстрация, җыеннар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында республика законына үзгәрешләр кертелгәнен искәртте. Депутатлар шул хакта закон проектын кабул итте. Фәрит Мөхәммәтшин Митинглар турында законга карата каршылыклы фикерләр дә булганын әйтте.

«Без үз законыбыз белән митинглар, җыеннар үткәрү тәртибен җайга салдык дип уйлаган идек. Моңа кадәр 50 метр белән чикләп, җитди кисәтүләр сизмәдек. Тик Конституция Суды „50 метр“ дип язмау карарын кабул итте, һәм республика Хөкүмәте яңа закон проекты кертте. Ул киң яңгыраш алды, бигрәк тә, Ленин һәйкәле янында митинг оештыручылар өчен», — диде парламент рәисе.

Ул Ирек мәйданында хәрәкәт һәрвакыт тыгыз булуын, мәдәни учреждениеләр, опера театры, Зур концертлар залы, Хөкүмәт бинасы булуын искәртте. «Анда кеше һәрвакыт күп була», — диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин мөһим мәсьәләләр турында җыелышып сөйләшү өчен «гайд-парклар» булдырылганын искәртте. «Иң мөһиме — сөйләшеп, хакимияткә тәкъдимнәрне җиткерү бит. Ленин һәйкәле янында гына димәгән», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Ленин һәйкәленең тарихи яктан әһәмиятен бәяләде. «Без, башка төбәкләрдән аермалы буларак, Ленин һәйкәлен Ирек мәйданыннан күчермәдек. Үз тарихыңны онытырга ярамый, истә тоту кирәк. Әйе, Ленинны тәнкыйтьлиләр, ләкин ул үз заманасының бөек оештыручысы. Казан университетында укыган», — диде.

Мөхәммәтшин, хокук саклау органнары белән каршылыклар булмасын өчен, җәмәгатьчелек очрашулары үткәрү урыннары билгеләнгәнен әйтте.

«Шартлар тудырылган, без каршы түгел, ләкин җыеннар килештерелгән, тыныч, имин булырга тиеш. Хакимият шуның өчен җаваплы. Тәртип урнаштыру өчен көч куллану кирәкми. Без көч куллануны чикли торган карарлар кабул итәбез», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100